Ерак-ерак илләрдә… Илдар НӘФИЕВ (Әкият)

Ерак Африкада – бик эссе якларда бер Принцесса яшәгән. Нәкъ баклажан кебек кап-кара булган ул. Үзен көзгедән күргән саен:

– Кояштан шулай карала торганмындыр инде, – дип уфтана икән.

Принцесса ак тәнле Принц турында хыялланган, аның ак атка атланып килүен теләгән – бу хакта китаплардан укып белгән. Принцның үзен эзләвенә, аны салкын кыш була торган, җирләр һәм агачлар ап-ак кар белән капланган корольлегенә алып китәчәгенә ышанган. Анда баргач, үзенең дә кап-кара булмаячагына, әйләнә-тирәдәге һәммә нәрсә кебек агарачагына өметләнгән.

– Тагын хыялланып утырасыңмы? Бүтән эшең юкмени? – Моны кызының бүлмәсенә килеп кергән әнисе әйткән. Үзе серле генә елмая икән. – Ярый, бар, каршыла Принцыңны! Шундый чибәр ул, күзләр камаша хәтта!

– Кайда ул?! – дип сикереп торган Принцесса, тиз генә кершән ягынган да күптән көткән кунагын каршыларга йөгергән.

Принц капка алдында киң елмаеп басып тора, ап-ак тешләрен ялтыратып, банан ашый икән. Үзе киң җилкәле, ефәк киемендә алтын һәм алмазлар җемелдәшә, ә янәшәсендә ап-ак ат басып тора ди.

Әмма… Принцның йөзе баклажан кебек кап-кара икән.

“Йә, ярар, болай да бик чибәр, – дип уйлаган Принцесса. – Безнең Африкада башка төслеләре юк бит инде…” Ул, ягымлы елмаеп, Принц белән исәнләшкән.

– Юлдан ачыгып килгәнсездер, әбәткә баклажан кыздырдык, рәхим итегез, – дигән ул.

– Әйе, баклажан яратам мин, – дип җавап биргән Принц, һәм аңа бриллиантлар белән бизәлгән бүләген сузган.

Туйдан соң яшьләр бик салкын кыш булган, җиргә ап-ак кар яткан ерак илгә ял итәргә чыгып киткәннәр…