«Профессор Куян» /әкият/

Бер урманда төрле җәнлекләр  тату бер гаилә булып яшәгән. Кәкре аяклы аю иң көчле булуы белән аерылып торган. Шуңа да аны урманның хуҗасы итеп санаганнар. Күпереп торган йомшак йонлы тиен иң өлгере булып танылган. Ул мизгел эчендә биек агачларга үрмәли алган. Урманга куркыныч янамыймы икәнен күзәтеп, хәвеф-хәтәр буласын хәбәр итеп, башкаларны кисәтеп торган. Җирән төлке  җәнлекләрне аучы тозагына төшүдән саклаган, хәйләкәрлеге белән тәҗрибәле аучыларның да башын әйләндергән. Соры бүре иптәшләренә яшәргә уңайлырак шартлар булдырырга тырышкан.

Тик менә куркак куянның гына башкалардан бернинди өстен ягы да юк икән. Ул арада иң ябыгы, хәлсезе һәм көчсезе булган. Куянны болай яшәү тәмам туйдырган, ул да  үзен башкаларның хөрмәт итүен теләгән. Бу хакта җиде көн, җиде төн йокламыйча уйланган да уйланган.

Ниһаять, “кешеләр янына китәм, аң-белем алам”  дигән карарга килгән. Зур бер калага килеп кергәч, куян китапханәгә юлыккан. Җитмеш көн, җитмеш төн шуннан чыкмыйча укыган да укыган. Китапларның ниндиләре белән генә танышмаган. Матур сөйләм, фән, исәп-хисап, мәзәкләр дә өйрәнгән ул. Аннары кабат урманына кайтып киткән.

Куянны күрүгә, урман җәнлекләре аны элеккечә кыерсытырга тотынган. Күп укып, өйрәнеп, галим дәрәҗәсенә күтәрелеп кайткан куянның хәзер инде һәр сүзгә төпле, акыллы җавабы булган. Ул үзен берәүгә дә рәнҗетергә, кимсетергә ирек бирмәгән. Әле, киресенчә, җәнлекләр бу урманнан гына түгел,  башкаларыннан да аңа киңәш сорап килә башлаган. Шулай ул тирә-юньгә профессор-куян булып танылган.

Менә шулай, дусларым, күп укырга кирәк. Белемең булса, беркайда да югалмыйсың, дусларың да арта гына икән.

Зәринә ЗӘЙНУЛЛИНА,
Казан, 12нче гимназия

Влада Семенова рәсеме