«Алтын куллар» (әкият)

Борын-борын заманда әти-әнисе белән бер малай яшәгән. Алар улыбызның тамагы тук, күңеле көр булсын дип көне-төне эшләгәннәр, тырышканнар. Көннәрдән бер көнне әти-әнисе авырып түшәккә егылган. Әтисе улын чакырып алган да: “Улым, без картайдык, үләрбез инде, ә син кулларың алтын булса, бездән башка да бәхетле гомер итәрсең”, – дигән. Әти-әнисе үлгәч, егет уйга калган. Бу кулларны ничек алтын итәргә? Шушы сорауга җавап эзләп, ул ерак юлга чыгып киткән. Туктамыйча өч көн баргач, бер бакчага килеп җиткән. Егет бакча белән исәнләшкәч, җимешләрдән авыз иткәч: “Гүзәл бакча, миңа алтын куллар табарга ярдәм итмәссеңме?” – дигән. Бакча телгә килеп, мин суга сусап утырам, әгәр бу чишмәнең суын миңа таба борып җибәрсәң, ярдәм итәрмен, дигән. Егет аның үтенечен канәгатьләндергән, аннары тагын юлга кузгалган.

Өч көн, өч төн урман-кырлар, болын-күлләр аша үтеп, башына эшләпә кигән, кулына таяк тоткан бик зур гөмбә эчендә яшәүче бабай янына килеп җиткән. Егет бабайга үзенең кем икәнен, ни эшләп йөргәнен сөйләп биргән. Икенче көнне бабай серле генә итеп, улым, минем яшәргә йортым юк, миңа өй салырга булышсана, аннан соң мин сиңа ничек алтын куллы булырга икәнен әйтермен, дигән. Бабайның остаханәсендә эш кораллары күп икән: өч ай дигәндә ул хан сарае кебек йорт салып та куйган. Йорт җиһазлары да кирәк дигәч, җиһазлап, бизәкләп биргән. Чәчәкләп төрле савыт-сабалар ясаган. Эшли-эшли бик арыган егет, әмма барыбер куллары алтынланмаган. Шуннан егет бабайга үпкәләп, кире өенә кайтып киткән. Өенә кайткач, бабай өйрәткән һөнәрләрне искә төшереп, үзенә матур итеп өй салган, кешеләргә дә ярдәм иткән. Төзеп биргән йортлары кешеләрнең күңеленә бик хуш килгән. Егетнең даны тирә-якка таралган. Аны алтын куллы егет дип йөртә башлаганнар. Шунда гына ул әтисенең соңгы сүзләрен, урмандагы бабайның акыллы хәйләсен аңлаган.

Егет үзе шикелле чибәр кызга өйләнеп, балалар үстереп, әле дә үз илендә бәхетле гомер итә ди.

Филүсә ГАЛИЕВА, Казан, 247нче балалар бакчасы тәрбиячесе.