Туган тел һәм сүз турында татар халык мәкальләре

* Акыллының теле күңелендә,
Тиленең акылы телендә.

* Акылы кысканың теле озын.

* Ана баланы ике кат тудыра:
Бер кат — тән биреп!
Икенче кат — тел биреп!

* Анам биргән туган тел,
Атам биргән корал тел.

* Ана мәм биргән,
Ана тән биргән,
Ана сөт биргән,
Ана тел биргән!

* Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

* Бик татлы булма кабып йотарлар,
Бик ачы булма — төкереп ташларлар.

* Аягы пычрак — өй пычратыр,
Теле пычрак — кеше пычратыр.

* Берәүнең кулы эшли,
Икенченең теле эшли.

* Бер телдә — ун хикмәт,
Ун телдә — йөз хикмәт.

* Бит күрке — күз,
Тел күрке — сүз.

* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел.

* Әдәп башы — тел.

* Әйтмәс җирдә авызың тый,
Кычытмас җирдә кулың тый.

* Җабага тайның бете ачы,
Әшәке кешенең теле ачы.

* Иле барның теле бар.

* Иң татлы тел — туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.

* Инсафлының теле саф.

* Йомшак телле бәрән ике ананы имә.

* Кеше күрке йөз;
Йөзнең күрке — күз,
Уйның күрке — тел,
Телнең күрке — сүз.

* «Кеш» дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.
(Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)

* Күңеле турының теле туры.
(Төрдәше: «Күңеле расның теле рас».)

* Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.

* Сакауның телен әнисе белер.

* Оста барда кулың тый,
Белгән барда телең тый.

* Сакау сакауны үчекли.

* Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:
Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.

* Сөяксез тел ни димәс.

* Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

* Татлы тел тәхет били.

* Татлы тел тимер капканы ачар.

* Тел — ананың теләге,
Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

* Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.

* Тел белмәгән теленнән абыныр.

* Телгә сак бул!

* Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән коры калыр.

* Теле белән күктәге айны йөртә белгән,
Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

* Теленә салынган,
Эшендә абынган.

* Телең белән күңелеңне бер тот.

* Телең белән узма,
Белем белән уз.

* Телең белән фикер йөртмә,
Уең белән фикер йөрт.

* Телеңне тезгендә тот,
Этеңне чылбырда тот!

* Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.

* Телне каләм саклый.

* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

* Теле озын булмаганның гомере озын булыр.

* Теле озын кешенең акылы кыска булыр.

* Теле пычракның күңеле пычрак.

* Теле татлының дусты күп.

* Теле чибәрнең үзе чибәр.

* Теле юкны тигәнәк талар.

* Тел — күңелнең көзгесе.

* Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!

* Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,
Телсезләр балык булып дәрьяда калган,
Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

* Телләр белгән — илләр белгән.

* Тылмач үз җавабын үзе табар.

* Телне тешләп өзеп булмый,
Сөйләми дә түзеп булмый.

* Тел өчен теш төбенә утырталар.

* Тел ташны эретә.

* Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)

* Телчән теленнән табар.

* Тәмле дә тел,
Тәмсез дә тел.

* Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.

* Туган илем — иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем.

* Туган телем — үз телем,
Туган илем — үз көнем.

* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

* Туры телем таш ярыр.

* Ул да яхшы, бу да яхшы,
Ашаган чакта бар да яхшы,
Баш коткарган тел дә яхшы.

* Үткен тел — бәхет,
Озын тел — бәла!

* Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк).