Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре

Белем-гыйлем

* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.

* Аю беләгенә ышана,
Адәм белегенә ышана.

* Белем белен ашата.

* Белемдә бәхет,
Белемсезгә дөнья ләхет.

* Белемдә көч.

* Белем йөрәккә куәт.

* Белемлекнең чиге юк.

* Белем тәҗрибәдән туа.

* Белем һәр куркынычны җиңә.

* Беләктән белек көчле.

* Белем — нур, белмәү — хур.

* Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

* Дөньяда иң зур байлык — белем.

* Дөнья яктыра көн белән,
Адәм яктыра белем белән.

* Җиде йортның телен бел,
Җиде төрле белем бел.

* Икми иген шытмас,
Өйрәнми белем йокмас.

* Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл (тот, куллан).

* Кул кыла алмаганны, белем кыла.

* Акыл — тузмас кием,
Гыйлем — корымас кое.

* Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше.

* Гыйлем — акылның яртысы.

* Гыйлем алу — инә белән кое казу.

* Гыйлем — ау,
Язу — бау.

* Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.

* Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.

* Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы.

* Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.

* Гыйлемнән башка гамәлең юк,
Әйләнергә дә әмәлең юк.

* Гыйлемнән зур хәзинә юк.

* Гыйлем өйрәнү — бишектән ләхеткә чаклы.

* Гыйлемсез бер яши,
Гыйлемле мең яши.

* Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.

* Дөнья тулы гыйлем,
Башыңда калганы белем.

* Адәм баласы көмеш,
Гыйлеме булса — алтын.

* Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.

* Син карышмасаң, гыйлем карышмый.

Китап

* Китап — белем чишмәсе.

* Китап галим — телсез мөгаллим.

* Китапның белмәгәне юк.

* Китапсыз өй — ишәк абзары.

* Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.

Уку-язу

* Безне адәм иткән — уку,
Адәмне алга илткән — уку.

* Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.

* Ерактагы укып беленә, якындагы — күренә.

* Заман хәзер шундый заман:
Укымаган эттән яман.

* Күп укыган күп белер.

* Кояш җирне яктырта, уку — мине.

* Уйламый уку — аңгыралык,
Укыганда икенчене уйлау — саңгыраулык.

* Уку — күңел нуры,
Укымый калган — кеше хуры.

* Уку каты булса да җимеше татлы.

* Уку — очкан кош,
Язу — тозак.

* Укусыз — белем юк,
Белемсез — көнең юк.

* Уку төбе — туку.
(кат-кат әйтеп күңелгә сеңдерү).

* Укы да бел, уйна да көл,
Уйнавын уйна,
Йомышны да уйла.

* Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.

* Укып белү бер башка,
Күреп белү бер башка.

* Укысаң белерсең,
Укымасаң бөләрсең.

* Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың!

* Аюга акыл өйрәткән таяк,
Аңкауга (аңгыра) акыл өйрәткән сабак.

* Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.

* Кайда мәктәп ачылса — анда төрмә бикләнә.

* Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.

* Табак килсә, сабак куй,
Сабак килсә, табак куй.
(аш табынга килгәч, уку белән ашауны бутап йөрмәскә).

* Тук корсак сабакка чукрак.

* Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.

* Ялкау шәкертнең китабы керләнми.