Рәфис Борһанов Укытучылар көне белән котлый

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотосы

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның Укытучылар көне белән котлавы:

Хөрмәтле укытучылар, кадерле ветераннарыбыз! 

Ихлас күңелдән сезне гүзәл бәйрәм — Укытучылар көне белән тәбрик итәм. 

Сезгә булган барлык ихтирам хисләрен белдерү өчен сүзләр табу да җиңел түгел, чөнки сез укучыларга белем дөньясының серләрен ачасыз. Беренче укытучының якты образы һәрвакыт иң кадерле һәм якын кешеләр белән янәшә тора. 

Гомер буена без үзебезне мөстәкыйль фикер йөртергә, карарлар кабул итәргә өйрәткән, сәләт-мөмкинлекләребезне ачарга ярдәм иткән укытучыларыбызны истә тотабыз. Бүген дә барысы да сездән – укытучылардан башлана. Дәресләр дә,  мәктәп тә, укучы да, җәмгыятьнең үзе дә. 

Укытучы һөнәренә сәләтлеләр – асыл затлар. Ул илаһи сәләткә тиң. Үзен аямыйча, эчкерсез, бала шәхесенә саклык белән генә карап хезмәт иткәннәрдә генә бу сәләт тулаем рәвештә ачыла.  

Шуңа күрә дә Укытучы гомер-гомергә һөнәри осталык буенча да, рухи сыйфатлар буенча да югары таләпләр куелган иң катлаулы һөнәрләрнең берсе санала. Бүгенге көндә бу һөнәргә таләпләр күп тапкырлар арта бара. 

Укытучылар өчен  лаеклы мотивация, һөнәри үсеш өчен шартлар булдыру мәгариф системасы үсешенең төп факторы булып тора. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан да соңгы елларда бу юнәлештә бик күп эшләнде. Киләчәк үсешкә һәм остазлык эшчәнлегенә юнәлдерелгән грантлар белән педагогларга ярдәм итү системасы тормышка ашырыла, укытучыларның белемнәрен күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән моделе киңәйтелә, аттестациянең яңа моделе сынау уза. 

Без сәләтле директорларыбызның югары уңышлары белән горурланабыз. Өченче ел рәттән Татарстан Республикасы вәкилләре «Мәктәп директоры»  бәйгесендә Россиянең иң яхшы директорлар унлыгына керә. Республикабызга Россиянең иң яхшы директорлары өчен стажировка мәйданчыгы булу һәм тупланган тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеге туды. Без һөнәри осталык буенча бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган педагогларыбыз белән дә горурланабыз.  

Сезгә, хөрмәтле коллегалар, педагогик сәләтегезнең тулаем тормышка ашуын телим. Ирешелгәннәр белән туктап калмау, белем бирү һәм үз белемеңне үстерү укучыларның мәхәббәтен, хезмәттәшләрнең һәм ата-аналарның хөрмәтен яулауга, туганнар һәм якыннарыгызның сезнең өчен горурлык хисе кичерүенә китерә. 

Үз хезмәтегезгә кызыксынуыгыз кимемәсен, һәрвакыт эзләнүдә булыгыз. Сез изге күңелле, игътибарлы, укучыларны үз артыгыздан белем дөньясына кызыксындырып алып керә аласыз. 

Сәламәтлек, уңышлар, эшегездән канәгатьләнү хисе алып, тормышның һәр мизгелендә бәхет һәм шатлык кичерегез! Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек юлдаш булсын! 

Бәйрәм белән! 


Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотосы

Белешмә:

Бүгенге көндә республиканың мәгариф системасында 65 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли. Белем бирү  оешмаларында эшләүчеләрнең  күпчелеге гомуми белем бирүче педагоглар. Аларның гомуми саны  36 296 кеше, шуларның 32 237се – укытучылар. Мәктәпкәчә тәрбия оешмаларында 22 меңгә якын кеше эшли. 

Бүгенге көндә белем бирүнең сыйфатын арттыруның мөһим факторы булып ТР гомуми белем бирү оешмаларына югары квалификацияле яшь педагогик кадрларны җәлеп итү тора. Соңгы елларда педагогик юнәлештә белем бирүче югары уку йортларына укырга керүчеләр өчен бәйге һәм БДИның уртача баллының артуы күзәтелә. 

Өч елга кадәр эш стажы булган яшь укытучыларның саны 2422 кешене тәшкил итә (бу барлык укытучыларның 7,5%ы). 

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларына яшь белгечләрне җәлеп итү буенча системалы эш алып барыла. 

2011 елдан башлап мәгариф системасы хезмәткәрләре өчен грантлар белән ярдәм итүнең комплекслы программасы тормышка ашырыла. “Безнең яңа укытучы” гранты ТР гомуми белем бирү мәктәпләренә педагогик эшчәнлеккә сәләтле булган талантлы яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан оештырылды. Бәйгедә катнашу өчен 35 яшькә кадәр булган, гомуми белем бирү оешмаларында эшләмәгән яисә бер ел гына эшләүче югары уку йортларын, педагогик көллиятләрне тәмамлаучылар, яшь аспирантлар һәм фән кандидатлары  дәгъва белдерә ала. Ел саен 200 яшь укытучы грант ала. Бәйгедә җиңүчеләргә өч ел дәвамында хезмәт хакына билгеле күләмдә өстәмә түләнә, шәхси ноутбук бирелә, программалаштырылган электрон укыту-методика белән тәэмин итү һәм 500 сәгатьлек стажировка узу мөмкинлеге каралган. Биология, география, информатика, математика, технология, физика һәм химия фәннәрен укытырга килүчеләре өчен 2013 елдан башлап 10000 сум өстәмә түләү каралган. Башка белгечлекләр өчен ул 8625 сумны тәшкил итә. 7 ел эчендә “Безнең яңа укытучы” грантында 1430 җиңүче булды. 

“Безнең яңа укытучы” гранты ярдәме белән республикада фән укытучыларына кытлык (бигрәк тә математика, информатика, физика, химия фәннәре), иң мөһиме авыл мәктәпләрендә, кими. 

2016 елдан алып, авыл мәктәпләрендә математика, физика, химия, биология, башлангыч мәктәп укытучыларына кытлыкны бетерү максатыннан, Татарстан Республикасындагы педагогик юнәлештә белем бирүче уку йортларында (КФУ, КФУның Алабугадагы институты, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында) студентларга стипендия белән ярдәм итү проекты тормышка ашырыла башлады. Ел саен  сайлау узган һәм педагогик кадрларны максатчан әзерләү проектында катнашучы 200 студентка уку дәвамында ай саен 15000 сум күләмендә стипендия түләнә. Студент һәм муниципалитет арасында төзелгән килешү шарты буенча, укуын тәмамлаган студент районына кайтып, үз юнәлеше буенча 5 ел укытучы булып эшләргә тиеш, ә муниципалитет аны эшкә урнаштырырга тиеш. 2016/2017нче уку елы нәтиҗәләре буенча өч этап сайлауда 182 студент алынды, ә 2017/2018нче уку елында 132 студент укырга керде. Бүгенге көндә 311 студент бу проектта катнаша. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмалары укытучылары, шул исәптән яшь белгечләргә түбәндәге социаль ярдәм күрсәтелә: 

— Югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын турыдан-туры укып тәмамлап, беренче өч елда белем бирү оешмаларында өзлексез хезмәт иткән педагогик хезмәткәрләргә эш йөкләмәсенә бәйле рәвештә, дүрт разрядлы тариф сеткасының беренче разряды тариф ставкасыннан 20  проценттан артык булмаган өстәмә түләү каралган. Өч ел эчендә хезмәткә түләүнең яңа системасына күчкән  яшь белгечләргә тариф ставкасының  разрядыннан 20% өстәмә түләү каралган. ТР бюджетында 2018 елга өстәмә түләү өчен 52,3 млн. акча каралган. 2018 елның 1нче яртысында 2228 яшь белгеч ( 561 – мәктәпкәчә тәрбия, 1468 – гомуми белем бирү, 199 – ОДОД) ай саен өстәмә түләү алган. Агымдагы елның 1нче яртысында уртача өстәмә түләү 1446,3  сум тәшкил итте. 

— Авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче педагогик хеазмәткәрләргә торакның социаль нормалары кысаларында торакка һәм коммунал хезмәтләр өчен түләгән чыгымнар 100% кире кайтарыла. 2017 елда 58 яшь белгечкә 236051 сум күләмендә бу субсидия түләнде. 

— Дәүләт учреждениеләре белгечләренә, шул исәптән укытучыларга авыл җирлегендә эшләгән өчен компенсация рәвешендәге түләү каралган. Белгечләргә түләү 1388 сумны тәшкил итә. 

— Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, шул исәптән укытучыларның торакны яхшыртырга теләгәннәре өчен социаль ипотека программасы гамәлдә. Программада Татарстан Республикасында яшәүче, гомуми торагы шәһәрдә 18, ә авылда 21,2 кв.метрдан кимрәк булганнар катнаша ала. Программа аз һәм уртача керемлеләр, дәүләт ярдәменнән башка  торак шартларын яхшырта алмаучылар өчен. Шуңа күрә түләү 28,5 елга түләп бетерелмәгән өлеш өчен 7% белән һәм түләп бетергәч шәхси милек итү хокукы белән. 

Мониторинг нәтиҗәләре буенча 2017 елда социаль ипотека системасы буенча 403 мәгариф хезмәткәре (2016 елда – 636 кеше), шул исәптән 47 яшь белгеч (2016 елда – 65) торак алды. 

— Мәгариф хезмәткәрләренең сәламәтлеген ныгытуга да игътибар бирелә. 2017 елда 28 яшь белгеч барысы 502944 сумга санатория-курорт юлламасы алды. 

 — Өстәмә дәүләти булмаган пенсия белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру кысаларында 11267 мәгариф хезмәткәре өстәмә дәүләти булмаган пенсия ала.