“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының көне билгеле булды!

2018 елның 8 декабрендә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. 

Милләтебезгә якын булган, халкыбызның күңеленә кергән җырларны барлаучы “Болгар радиосы” еллык нәтиҗә ясый. “Алтын йолдыз” сынына халык сайлаган җырлар ия булачак. Еллар буе сыналып, милләтебезнең мәхәббәтен яулаган җырлар белән беррәттән 2018 елда иҗат ителгән һәм халык күңелендә үз урынын алган яңа җырлар бәяләнәчәк.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, аларны “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләү, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү. Ә бу исә бик зур җаваплылык һәм чагыштыргысыз хезмәт таләп итә. Җыр-моңны үлчәүгә салып булмаганга, “Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый. Әле генә табадан төшкән җырларны, еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп, замананың алга барышын һәм халкыбызның бетмәс-төкәнмәс моң чишмәсен барлау нәтиҗәсе бу.

“Башка тантаналардан аермалы буларак, “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе җырны башкаручыны, аны иҗат итүче шагыйрьләр һәм композиторларны да бәяләп үтә. Моннан тыш, эстрадабызның легендар җырчыларын, татар җыр сәнгате үсешенә зур өлешен керткән шәхесләрне дә билгеләп үтәбез. Төрле елларда иң яхшы продюсерга, аранжировка остасына, педагогларга да “Алтын йолдыз” сынын тапшырдык”, – дип белдерде “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе ел саен үзгәрешләр, үзенчәлекләр кертә. Әйтик, сценарий үзенчәлекләреннән башлап, аның зәвыклылыгы, алып баручыларның яңа образлары, җырчыларның һәрдаим эзләнүдә булуы, сәхнә бизәлеше төрлелеге, тантана саен яңа номинация барлыкка килү һәм иң мөһиме тамашачы белән бер дулкында тибрәлеп, милләтебезнең йөрәген яуларга теләү әлеге бәйрәмне яңа үрләргә күтәрә.