Ретро-җырчыларның гыйбрәт алырлык хәлләре…

ИЛСУР САФИН:

– Мин — Ходай баласы бит. Мине өстән гел Аллаһы Тәгалә саклап-яклап тора. Ник дисезме? 24 көнлек чагымда, биләүдә ятканда янгыннан исән калганмын мин.

Әнкәй бала акчасы алырга канцеляриягә китә. Мин үзләре дә бала абыем һәм апам белән өйдә калганмын. Ул заманда бар дөньяда кандала булыр иде, шуны үтермәкче булып мич кырыендагы кисәү таягы белән кизәнә башлаганнар. Мин яткан бишекнең чыбылдыгына ут кабып китеп янгын башланган. Күрше Кәшәфетдин абый кереп коткармаса, бу тарих ни белән тәмамланган булыр иде — белмим. Аңа гомерем белән бурычлымын! Уң күземне ярты елдан соң гына ача алганмын, “Сукыр калды бала”, – дип фаразлап куйган булганнар инде. Мин моны кызгансыннар өчен сөйләмим, миңа ул кирәк түгел. Гыйбрәт алсыннар өчен сөйлим!

Сабый чакта мин бик шук-шаян идем. Берзаман 6-7 малай  механизаторлар йортында карта сугарга җыелдык. 7нче класста укыган чаклардыр бу. Вакыт соң инде, кичке 11ләрдән соң. И уйныйбыз, малай, и сугабыз! (Көлә.) Уенның иң кызган чагында парторг килеп кермәсенме?! Барыбызны да ду китерде шул чакта. Икенче көнне җидебезне дә авыл советына чакырдылар, каты шелтә белдерделәр. Әле ул гына да түгел… (көлә) …барыбызның да чәчләрен пеләшкә алдырып җибәрделәр. Икенче көнне мәктәпкә җиде “кояш” булып бардык инде. Әйбәт сабак булган иде ул. Менә бу тәрбия, ичмасам! Хәзер генә балаларга бер авыр сүз әйтергә ярамый, ничек тәрбиялисең аларны?

 

 

ИЛСАФ:

– Күрше малаенда гармун бар. Мин дә әтидән сорый башладым. “Башта уйнарга өйрәнсен әле, аннары күз күрер”, – ди бу. Аны гармунсыз ничек уйнарга өйрәнәсең ди инде?! (Көлә.) Шул күрше малайныкында өйрәнергә тиеш булганмын, күрәсең. Бер караганда дөрес тә инде: алдырыр да уйнамас дигәннәрдер. Рациональ караш бит. Ә гармун ул вакытта шактый акча тора. Шуннан ялына торгач, озак та үтмәде, 40 сумга “Кубань” дигән гармун алып кайттылар. Уйнау теләге бик зур булганга, бер-ике атнада бию көйләре өйрәнеп тә җибәрдем.

Язын, җәен кич утырулар була иде. Анда яшьләр гармун тотып, җыр-биюле уенга чыгалар. Май аенда мин дә чыга башладым гармун күтәреп. Гармунчыга игътибар зур, кызлар әкренләп күз сала башлады. Минем дә күңел кытыклана. Аннары авылыбызда, район үзәгендә үткәрелүче үзешчән концертларда катнаша башладым.

Ә гомеремнең агышына иң зур йогынты ясаган мизгел – радиода ясаган чыгышым булды. Ул вакытта бердәнбер “Татарстан” радиосы эшли, мин 10нчы сыйныфта укыйм. Шул радиода “Үзешчән җырчылар чыгышы” дигән рубрика бар иде, безне шунда чакырдылар. Киттек Казанга. Вафирә Гыйззәтуллина репертуарындагы, Фасил Әхмәтов көенә язылган “Кошларым” дигән җырны өйрәнеп яздырган идем. Шушы чыгыш минем тормышта җырчы булырга теләгәнемә ачыклык кертте. Зур хич-кичерешләр белән, илһамланып кайттым мин каладан. Аңардан соң бик күп хатлар алдым, аларның күбесе кызлардан танышу хатлары иде. Берничәсе белән шактый озак вакыт хат аша аралаштык та әле без.

 

ЗӨФӘР ХӘЙРЕТДИНОВ:

– Консерваториягә укырга кергәндә 24 яшемдә идем инде. Шул беренче курска кергән елны өйләндем. Үлеп гашыйк булып, бик шашып яратып өйләнмәдем мин. Мин – иҗат кешесе, бик тиз гашыйк булам, тиз онытам да. Бу үлеп гашыйк булып йөрүләр моңарчы да бик күп булган иде. Яшь барган саен мәхәббәт белән генә ерак китеп булмасын аңладым. Өйләнү мәсьәләсенә килгәндә бу яратышып йөрүләрне икенче планга куйдым. Үземнең гаиләмне булдырмый торып, ныклап төпле карьера турында уйлый алмый идем. Ә гаилә, ни дисәндә, тыл, артыңда терәк. Миңа нәкъ менә шушы хис җитми иде.

Якын туган-тумачаларымны да эшкә җиктем. “Әйдәгез, миңа төпле, акыллы бер кыз табыгыз”, – дип сорадым. Алар берничә кыз тәкъдим иттеләр, шулар арасыннан үземә иң ошаганын сайлап алдым. Шулай өйләндем. Ялгышмаганмын: 35 ел бергә гомер итәбез, улым, кызым, 3 оныгыбыз бар.

Өйләнү, гаилә кору мәсьәләсендә үзеңә генә ышанырга ярамый. Гашыйк булып кына өйләнү – ул зур ялгышлык дияр идем. Элек безнең татарлар ничек өйләнешкән? Кемнең кем баласы икәнен белеп, ата-аналарын сораштырып, нинди нәсел икәнен ачыклап кына… Аннары гына ярәштергәннәр. Һәм бу, миңа калса, бик дөрес нәрсә. Гашыйк булу нәрсә ул? Син бүген гашыйк, иртәгә юк…

 

 

РИММА ИБРАҺИМОВА:

– Мәскәүгә укырга бару минем язмышым өчен күп яклап хәлиткеч булды: чөнки биредә иҗади яктан формалашып кына калмыйча, булачак тормыш иптәшем белән дә таныштым. Минем ирем – Равил Таишев – Пенза мишәре. Әмма әти-әнисе Донбасс шахталарында акча эшләү максаты белән Украинага барып урнаша. Сугышка кадәр әле бу. Равил шунда Киев цирк училищесын тәмамлаган, әзрәк циркта эшләп алган, аннары эше буенча Омск шәһәренә киткән. Биредә Мәскәүдә яшь талантлар укучы студия барлыгын ишетеп, безнең янга килә. Беренче тапкыр килүендә танышырга өлгермәдек, икенчесендә танышып, дуслашып киттек. Мондагы русларны бергәләшеп татар теленә өйрәтеп йөрдек әле. (Көлә.) Шуннан Казанга бергә кайтып киттек тә инде. Биредә бер-ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек.

 

Яшь барганны балалар үсүеннән күрәм. Инде бүген үзләре бала тәрбияли бит. Әни кешенең төп эше – өйрәтү инде ул. Мин дә Фәритне өйрәтә башлыйм да, ул тиз генә “Әни, беләсеңме миңа ничә яшь?” – дип авызымны ябып куя. Кабул итәләрме, юкмы – аларның эше, миннән аңлату булсын дим. Инде үсеп-буйга җитсәләр дә, үз балаң һаман нәни кебек бит ул, тормышны аңлап бетерми сыман, ялгышлардан саклыйсы килә. Алай булмый шул ул, һәр кешенең үз язмышы булган сыман, үз ялгышы була, үзе шуны төзәтә, яңадан атлый, алга бара. Шунсыз булмый – бүтәнчә икән, тормыш бик күңелсез булыр иде.