5 бала әнисе Гүзәл Садыйкова: “Яхшылыкны күрә белү кирәк!”

25 ноябрь – Әниләр көне. Гүзәл Садыйкова – 5 тапкыр әни булган кеше. Олы улы Ильяска 24 яшь, Мәдинәгә – 11, Ризванга – 9, Хәдичәгә – 8, Замирга – нибары 6 ай. Нәни Замирны 48 яшендә табып-үстерергә батырчылык иткән Гүзәл ханым чиксез хөрмәт уята, шат күңеллелеге, һәрчак көләч йөзе белән таң калдыра.

— Үзегез дә нәни кызчык булганда, шушылай итәк тутырып бала үстерермен, дип уйладыгызмы?

— Уйладым. Хәтерлим әле, әти-әнием белән машинада сөйләшеп барабыз. Мәйтәм, зур үскәч минем үз йортым һәм биш балам булачак, дим. Әти шунда рәхәтләнеп көлде: “Кызым, берне табып, үстереп кара әле башта, аннары карарбыз”, — дигән иде. Чыннан да, тормышым да хыялымдагыча булды.

— Биш баладан соң да ничек болай сылу, көләч булып калырга? Моның берәр сере бармы?

— Мине шулай тәрбияләгәннәр, күрәсең. Гел елмаеп-көлеп яшәргә, авырлыклар алдында куркып калмаска, тормыш синең алда киртә кора икән, аны бернигә карамый җиңәргә – әти-әнием үгет-нәсыйхәте шундый булды. Бар борчу-мәшәкатеңне уйлап, йөрәк аша уздыра башласаң, авыруга сабышырсың. Хәзер балаларымны мин шулай өйрәтәм: иртән уятырга керә-керешкә елмаерга кушам, кәефләрен күтәрәм. Тормыш матур бит ул! Без озак еллар тулай торакта яшәдек. Тик мин зур, иркен өй турында хыяллануымнан туктамадым. Бүген, шөкер, барысы да бар.

— Исемнәрне ничек сайлап бетердегез?

— Исем сайлаганда әтиебез булышты. Малайга мин, кызларга исемнәрне ул сайлады. Кыз була дисәм, исем уйлый башлар иде ул.

— Бу балалар бөтенесе әрепләшә башласа, ничек тынычландырып бетерәсе?

— Ә мин аларны бик тыймаска тырышам. Кешене рамкаларга керткән саен, ул алардан чыгарга омтыла. Шуңа үзе теләгәнчә ирек бирә белү мөһим. Ә мин, үз чиратымда, башкаларны хөрмәт итәргә, кешеләрне яратырга өйрәтәм. Бер-берсенә аеруча да игътибарлы булырга кушам. Үсеп-олыгайгач кечкенә чакта әйтелгән үпкәле сүзләрегез өчен оят булыр, уйлап сөйләгез, дим.

— Нинди түгәрәкләргә йөртәсез?

— Мөмкинлек булганнарына – барысына да йөрибез. Мәдинә бик матур җырлый, аны вокал дәресләренә бирдек. Спорт биюләренә йөри тагын. Ризван да спорт мәктәбен сайлады. Хәдичә курайда уйный. Өчесе дә бассейнга йөри, инглиз телен өйрәнәләр. Ялкауланганда, белем алу – сезнең бүгенгә төп эшегез, аны намус белән башкарыгыз, дим.

— Ә ничек барысына да өлгерәсез?

— Теләк булган һәр нәрсәгә өлгереп була бит ул. Шунысын ачык беләм: бүген балаларга керткән өлешем, мина үскәч барыбер дә әйләнеп кайтачак. Тәүфыйклы, белемле, уңышлы булулары белән, мәсәлән. Шуңа эшнең дә иркен графиклысын эзләргә тырыштым, аларга вакыт җитсен дим. Тормыш иптәшем дә иркен графиклы.

— Балаларыгыз үсеп-буйга җиткәч, аларны нинди һөнәр ияләре итеп күрергә телисез?

— Табиб итеп. Берсе булса да табиб булса, барысының да сәламәтлекләре өчен тыныч булыр идем. Ә калганы үзләренең кулларында. Кешеләр турында начар сүз әйтү түгел, башыгызга начар уй да кертмәгез, дип өйрәтәм. Яхшылыкны күрә белгән шәхеснең генә күңеле чәчәк ата, башкаларга да изгелек өләшә.

— Олы улыгыз Ильяс бүгенге көндә ни белән шөгыльләнә?

— Ильясыма мин бик рәхмәтле. Ул миңа бик булыша, нәрсә генә сорасаң да ярдәмгә ашыга. Ул бүген бер фирмага урнашты, җитәкче урынбасары булып эшли. “Әни, минем костюмнан эшкә йөрисе килә, җитди эш эшлисем килә”, — дигәч каршы килмәдем. Тормышта барысын да татап карарга диләр бит. Ә кичләрен спорт-клубта тренер булып эшли. Анысы үзенә күрә бер хобби.

— Олы улыгыз үзе дә зур егет икән, дәү әни булырга әзерме сез?

— Әзер! Замир белән авырга узгач, Ильяс башта каршы төште. “Әни, син үзең өчен яшәргә җыенасыңмы?” ди. “Тагын да кечкенә бәби кирәк булса, тиздән мин өйләнәм, минекен үстерерсең”, ди. Барысын бергә үстерермен, боерган булса. Минем күңелемдә барысына да урын җитәрлек.

Илүзә БИКЧӘНТӘЕВА әңгәмәсе
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары