Татарстан автоинспекторлары юл кагыйдәләрен өйрәтүче квест булдырды

Яр Чаллы шәһәренең 14нче балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче бәйге уздырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны квест форматында оештырып, чараны зур бәйрәмгә әверелдерде.

Бәйгенең катнашучылары берничә этапны узарга тиеш булдылар. Башта юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, аннары велосипедта йөреп күрсәттеләр, юл һаләкәтенә очраучыларга беренче ярдәм нигезләрен аңлаттылар.

Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйге тәмамлангач та, автоинспекторлар балаларга слайдлар һәм видеороликлар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен саклауның әһәмиятлеге хакында дәрес бирделәр. Нәни җәүялеләргә утны кире кайтаручы фликерлар таратып, ничек кулланасын аңлаттылар.