«Могҗизалы носки!» /кыска хикәя/

Васяның әтисе — эшсез калган бер актер була. Ул улына 3 яше тулыр-тулмас ук вакытта гаиләдән китә. Ә әнисен ул бөтенләй хәтерләми диярлек. Вася үзен хәтерли башлаганнан бирле аның гаиләсе — ул үзе һәм бабасы. 

Васяның бабасы ничек тә оныгын аягына бастыру өчен көченнән килгәнен башкара, икешәр эштә эшли. Ләкин илдәге дефицит заманына туры килгән бу елларда акча җыю түгел, ачлы-туклы яшәмәү өчен дә бик күп тир түгәргә килә шул…

Башкалар Сникерс ашаган, кроссовкалар кигән вакытларга туры килә Вася белән бабасының иң авыр еллары. Васяга ул заманаларда олы ир була торып бабасы тегеп-ямаган колготкилар киеп үсәргә туры килә.

Менә шулай мең дә тугыз йөз ничәнчедер бер Яңа елны каршылар вакыт җитә. Вася чыршы төбендә Кыш бабай калдырган озык баскычлы янгын сүндерүче машинасы табу турында хыялланып йөри. Бер дә булмаса Денди приставкасына да риза булырга туры киләчәк, дип үз-үзе белән сүз куеша…

1 гыйнвар иртәсендә Васяны чыршы төбендә искереп беткән йон носки «каршы ала». Иң гарьләндергәне — бу бабасының ноские икәнен күрә бит инде ул!

Шулай да носки эчендә нидер бар иде. Кулын тыгып җәһәт кенә малай бер кәнфит тартып чыгарды. Гап-гади шоколадлы кәнфит бит бу! Васяның күзләре шунда ук мөлдерәп тулды, яшьләре булып аның тормышка ашмаган хыяллары ага иде.

Бабасы оныгының башыннан сыйпады да:

— Улым, ник елыйсың?! Тукта әле. Син киресенчә сөенергә тиеш! Әйе, әйе, бу минем носки, ләкин Кыш бабай тонлә безгә кергәч башканы тапмаган инде. Эш носкида түгел бит. Беләсең килсә хәзер бу носки гади түгел, ә могҗизалыга әйләнгән! Бу кәнфит тә гади түгел!

— Ә нинди?

— Могҗизалы!

— Нишли ала соң бу кәнфит?

— Болай итәргә кирәк, улым. Кәнфитне бүген ашап, носкины кире монда куйсаң, иртәгә аның эчендә кабат нәкъ шундый кәнфит булачак! Һәм шулай көн саен! Йөз ел, мең ел буламы ул, йөз миллион елмы! Көн саен, улым! Күз алдыңа китер!

Вася күзләрен өртте, борынын тартты да, ышаныр-ышанмас кына:

— Белмим инде… Ашап карыйм әле мин аны?, — диде.

— Әлбәттә, ул бит хәзер синеке!

— Кара, бабакай, чынлап тәмле бу кәнфит. Теге гади кәнфитләрдән дә тәмлерәк!

— Соң шулай булмый ни…

Еллар үтә торды, носки үз эшен «эшли» торды. Әле бер тапкыр да бу носки хуҗасын «коры» калдырмады — һәр иртәне бер үк төрле шоколадлы кәнфитне кулына төшерә торган булды.

Балалар бакчасына бергә йөргән дуслары бик кызыга иде Васяга. Әйе инде, алар да баштарак моңа ышанмады, дөресрәге, носкига ышанмады. Ләкин тәрбияче апа да могҗизалар сирәк булса да, очрап куя шул, дигәч, ышанмый хәл юк.

Тик бабайга гына авырга туры килде. Я акча җитмәгән чак булды, я нәкъ менә шушы кәнфитләрне таба алмаган чак булды. Андый вакытта ярдәмгә алдан хәстәрләп куелган буш кәнфит кәгазьләре килә иде.

Вася бераз үсеп, беренче сыйныфка киткәч кенә, бер төнне йокылы-уяулы ятып, носкиның могҗизасын «чиште»…

Инде бу вакыйгалардан соң бик күп вакыт үтте. Вася үсеп, егет булды. Өйләнде. Үзенең дә кечкенә улы туды. Бабасы һаман исән һәм сау-сәламәт диярлек. Зур тату гаилә булып бергә яши бирделәр.

Шулай яши торгач ике мең дә ничәнчедер Яңа елны каршылар вакыт җитте. Гаилә һәрвакыттагыча табын артына җыелды. Васяның хатыны бабайга кыйммәтле электр кырынгыч бүләк итте. Оныкчыгы бабайга дип үз куллары белән рәсем ясаган. Чират Васяга җитте. Вася бер сүзсез бабайга искереп беткән йон носки тоттырды. Бабай яраткан бердән-бер оныгына күтәрелеп карарга да кыймыйча носки эченнә кулын тыкты. Һәм барысын да шаккатырып сулкылдап елап җибәрде. Шул арада сикереп тә торды, кечкенә бала сыман «могҗизалы носки бит бу!!! эчендә дә алма! мин ярата торган яшел алма!!!», дип тезеп китте.

— Кара аны, улым! Гел шушындый яшел алма булсын, яме, носки эчендә!

— Бабай, ник миңа әйтәсең моны. Носки бит могҗизалы, үзе дә беләдер инде синең ни яратканыңны!

Эш күп дип, тормыш мәшәкатьләре дип тормады Вася, көн дә яшел алманы сала торды носкига. Менә инде бер ел диярлек яшел алмасыз кибеттән чыкканы юк. Көлке хәл булса да, онытылып калган көннәрдә төн уртасында да кибет буйлап яшел алма эзләп чыгып киткән чаклары булгалады. Вася командировкаларга киткән чакларда да хатынының «Озакка китәсеңме бу юлы?», дигән соравына, «Юк ла, озак түгел, ике-өч алмадан соң кайтып җитәм», дип җавап бирергә ияләнде.

Яңа ел белән, дуслар! Янәшәгездә гел сезнең өчен чын могҗиза тудырырдай кешеләр булсын!

//storyofgrubas.livejournal.com//