Сөләйман балыксыманнар — сөмбаш, диңгез чабагы, керкә

Сөләйман балыксыманнар тышкы яктан сельдьсыманнарга охшаган. Озынлыклары 2,5 сантиметрдан 1,5 метрга кадәр. Алар күбрәк диңгезләрдә яшиләр, шунда үсәләр, җитлегәләр, тукланалар, ә уылдык чәчү өчен елгаларга керәләр. Кета, горбуша, нерка һ.б. балыклар — Ерак Көнчыгыш елгаларында, сөмбаш, кумжа — Европаның төньяк елгаларында, чавыча Аляска елгаларында уылдык чәчәләр.

Бу отрядка кергән балыкларның барысы да тәмле итләре һәм уылдыклары өчен югары бәяләнә. Төче су балыклары: керкә, байкал омуле, чуд ала балыгы, чуар балык та кыйммәтлелекләре ягыннан алардан калышмый. Сөләйман балыксыманнарның күбесен балык хуҗалыкларында махсус үрчетәләр.

Сөләйман балык диңгез суында да, төче сулыкларда да яши. Гәүдәсенең озынлыгы 1,2-1,5 метр. Билгеле бер күләмдә май запасы җыйгач, сөләйман балык уылдыклы күкәйләрен салыр өчен елгага күчә. Юлда ул берни дә ашамый. Шул рәвешле, 100 ләгән километр ара үтеп, гәүдә авырлыгының өчтән ике өлешен югалта. Кайбер балыклар хәтта, тиешле урынга барып та җитә алмыйча, юлда һәлак булалар. Яисә ерткыч балыклар һәм имезүче хайваннар карынына эләгәләр. Галимнәр әйтүенчә, күкәй салгач, әлеге балыкларның бары 5% ы гына диңгезгә кире әйләнеп кайта ала, ә балалары елгадан 1-2 яшьтә күченә. Бу вакытта аларның гәүдә озынлыгы 10-12 сантиметрга җитә.

Кета балыгы

Кета — бик кайгыртучан балык. Ул, уылдык чәчү өчен, вак чуерташлы сай су төбендә ком һәм чуерташ арасына чокыр ясый. Шунда уылдык чәчә дә аны чуерташ белән күмеп куя. Аннары бер-ике атна буена оясын дошманнардан бик тырышып саклый. Уылдык көз һәм кыш буе оя эчендә ята. Маймычлар язга таба гына чыгалар. Алар елгада озак тормыйлар, агымга ияреп, әти-әниләре килгән җиргә — диңгез һәм океаннарга китәләр. Ана балык үзе океанга кире әйләнеп кайтмый, бераз вакыттан үлә. Ә яшь кета юлны инстинкт буенча эзләп таба.