Мәктәп баласы өчен дөрес туклану ничек була?

Фото: pixabay.com

Бүгенге мәктәп баласының нәрсә ашап, ничек туклануы турында табиблар ни уйлый? Киоск саен ялтыравык кәгазьгә төрелгән чипсы–кириешкалар кызыктырып торганда, телеэкраннар шоколад рекламалары тулган заманда табиблар балаларыбыз сау–сәламәт үссен өчен ни киңәш итәләр? Без уй–фикерләрен сорап Казан дәүләт медицина университеты укытучысы, педиатр Илнур Илгиз улы Закировка мөрәҗәгать иттек:

— Мәктәп баласы көненә дүрт мәртәбә ашарга тиеш, — диде ул. — Аеруча иртәнге һәм төшке ашның калорияле булуы кирәк. Бала организмына аксым, май һәм углеводлар 1×1×4 микъдарында керергә тиеш. Рационында аш, итле һәм сөтле ризыклар, пешерелгән яшелчә, боткалар булуы шарт. Углеводлар дигәнне конфет һәм баллы ризыклар дип аңларга ярамый, углевод җиләк–җимәш хисабына керсен. Төшке аш көнлек калориянең 35 процентын тәшкил итсә, полдник — 10–15 процент. Ә бала мавыкмаска тиешле ризыклар, әлбәттә, кириешка һәм чипсы һәм шоколад. Алардагы экстраактив матдәләр ашказанын ярсыталар гына.

Рәсми статистика булмаса да, соңгы елларда балалар арасында ашказаны–эчәк авырулары нык артты. Чөнки бала вакытлы–вакытсыз коры, сыйфатсыз ризык ашап йөри. Әлбәттә, гастрит һәм язва килеп чыгуның сәбәбләре төрле. Чир ашказанында яшәүче хилекобактерпилерийларның азуыннан да, стресслардан да килеп чыга. Ә шулар өстенә дөрес тә тукланмасаң, чирнең көчәюе өчен җирлек була.