Тарих битләреннән: Үлемсез полк

Фотода Татарстанның Яңа Чишмә районының Акъяр башлангыч мәктәбе укучылары

Бөек Ватан сугышы безнең илебездә кемнең генә гаиләсенә кайгы-хәсрәт алып килмәде икән? Ерактан эзләмим: үземнән башлыйм. Мин әтиемне бик хәтерләмим. Ул вафат булганда миңа нибары 2 яшь кенә булган. Иртә үлеменә нәрсә сәбәпче булган дип уйлыйсыз? Әйе, ул да шул канкойгыч сугышта катнашкан, башыннан ахырына кадәр аның дәһшәтен үз күзләре белән күргән. Әмма, Аллага шөкер, күп кенә медаль-орденнар тагып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайта алган, һәм ике дистәләрчә еллар узгач, әнием белән мине тудырганнар. Ләкин, тыныч тормышта бәхетле булып, озак яшәргә язмаган аңа, мине ятим итеп, сугыш кырларында алган йөрәк авыруларыннан бу фани дөньядан яшьли китеп тә барган…

Ә сез, яшь дусларым, миңа караганда бәхетлерәк, ул сугышларны ишетеп кенә беләсез, әби-бабайларыгыз сөйләве буенча гына күз аллыйсыз. Киләчәктә дә шулай гына була күрсен иде. Күкләребез имин булып, сугышлар сезгә ятимлек, ачы кайгы, йөрәк ярасы алып килмәсен.

Безнең ул сугышны беркайчан да онытырга хакыбыз юк. Илебез тынычлыгы өчен батырларча сугышкан, һәлак булган әтиләребезне, бабайларыбызны, ватандашларыбызны хәтеребездән чыгарырга тиеш түгел без. “Үлемсез полк” россиякүләм акциясе дә нәкъ менә шул уңайдан, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар турында хәтерне саклау максатыннан уйлап табылды. Сез дә ул турыда беләсез, дуслар. Ишеткәнегез дә, күргәнегез дә, хәтта катнашканыгыз да бар. Әйдәгез тагын бер кат шуны хәтеребездә яңартып узыйк.

Үлемсез полк – Россиядә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр яшәгән башка илләрдә дә Җиңү көненә багышлап уздырыла торган чара. Биредә һәрбер кеше катнаша ала, һәм алар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен рамкага кертеп, чарада күтәреп баралар.

Беренче мәртәбә “Үлемсез полк” чарасы Томск шәһәрендә 2012 елда уза. Анда 6000 артык кеше катнаша.

Ел саен «Үлемсез полк» акциясенә кушылучы шәһәрләр һәм илләр саны арта бара. 2018 елда Россиядә барлыгы 10 миллионнан артык кеше катнаша, шуларның 360 меңнән артыгы — Татарстаннан.


Сез беләсезме?

– Казанның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов сүзләренчә, Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 700 меңгә якын кеше фронтка алынган, алардан 390 мең кеше туган якларына әйләнеп кайтмаган, шуларның 180 меңе хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

– Россия Оборона министрлыгы архив мәгълүматларына таянып, 2007 елдан Интернетта «Мемориал» гомумиләштерелгән мәгълүмат базасы ачылды. Ул ел саен тулыландырылып барыла, озак еллар хәбәрсез югалганнар рәтендә торган исемнәрне ачыкларга ярдәм итә.

Рәзинә ИСМӘГЫЙЛЕВА