Кояш, аша мине!

Фото: pixabay.com

Җәй дигәч, иң беренче чиратта кояш күз алдына килә. Кояшсыз җәй җәймени ул! Җылы, матур көннәрдә урамнан кайтып та кермичә уйнарга, туңдырма ашарга, кызынырга була! Кызыну дигәннән, әйдә, синең белән дөрес итеп кызынырга өйрәнәбез!

Ни өчен без кояшта каралабыз?

Җир шарына  кадәр кояшның нурларының бик азы гына килеп җитсә дә, ул күпме  кешене каралтырга сәләтле! Әлеге нурлар безнең тәнгә тәэсир итә, ә организмыбыз алардан саклана, шуңа күрә без кызынабыз. Кызынуның файдалы яклары да күп, зыяны да бар:

Файдасы:

  • кояшта кызыну кайбер авырулардан дәвалый (рахит, салкын тию, аллергия һ.б);
  • кояш нуры тәэсирендә тиредә Д витамины ясала, ә витаминнар организмыбыз өчен бик кирәк;
  • кояшта карагач, безнең кәефебез күтәрелә, елмаясы, көләсе, биисе килә.

Зыяны:

  • кояш астында күп йөрсәң, эссе кагарга мөмкин, шуңа күрә башыңа киеп йөрергә онытма;
  • артык күп кызынсаң, тән тиресе яна, шуңа чамасын белергә, кояштан саклый торган кремнар сөртергә кирәк.

Ничек дөрес итеп кызынырга?

Башыңа кидеңме? Крем сөрттеңме? Алайса кызына башлыйбыз. Кызыну өчен кояш астында ятып тору мәҗбүри түгел. Безне уеннар уйнаганда, берәр эш эшләгәндә дә кояш ашый. Тик шуларны истә тотарга кирәк:

  • җирән (рыжий) чәчле, ак тәнле, яшел күзле булсаң, сиңа кояшта 10 минуттан да артык торырга ярамый, алайса тәнең кып-кызыл булып янып чыгачак;
  • зәңгәр яки яшел күзле, сары чәчле икәнсең, 20 минуттан артык кызынма.
  • кара яки соры күзле, кара тәнле булсаң, сиңа кояшта бераз күбрәк торырга ярый, тик 30-40 минуттан артык түгел.

Эссе көннәрдә кояштан саклый торган күзлек кияргә дә онытма. Ул безнең күзләрне ультрафиолет нурлардан саклый. Кояшлы, матур җәй телибез сиңа!

Зилә САБИТОВА