Йомшак куян, юмарт әбиләр һәм тәртип турында…

Өйдә кечкенә балалар бар икән, димәк уенчылар да күп була. Кайвакыт атлап йөрергә дә урын калмый. Барысын җыеп яшерәсе килә. Таныш ситуация, әйе бит? Ә моны булдырмауның кагыйдәләре бик гади. Әйдәгез, аларны бергәләп барлыйк.

Чимал турында

Балага уенчык алганда, иң беренче чиратта, аның нинди чималдан ясалганын белү кирәк. Бүгенге көндә күп кенә уенчыкларның составында сәламәтлек өчен зыянлы матдәләр бар. Сатып алганда игътибарлы булырга һәм күбрәк табигый чималдан ясалган уенчыкларга тукталырга киңәш ителә.

Нинди уенчык алырга?

Сәүдә үзәгенә барган саен уенчык сатып алырга яратасызмы? Бу начар гадәттән котылу ягын карагыз. Уенчыклары күбрәк булган саен, бала алар белән теләп уйный дигән сүз түгел. Иң яхшысы – баланың яшенә туры килгән һәм үсешенә уңай йогынты ясаучы уенчыкларга басым ясау.

Яңа туган сабыйга йомшак уенчыклар алырга әле иртәрәк. Аның өчен төрле шалтыравыклар файдалы булачак. Шулай ук үсешне камилләштерүче келәм алырга киңәш ителә.

Ике яшьлек балага пазл, пирамида, сурәтле шакмаклар алу яхшы. Мондый уенчыклар вак моторика, акыл үсеше өчен кирәкле. Алар, әлбәттә, катлаулы булырга тиеш түгел.

Өч яшьлекләргә инде төрле конструкторлар, мантыйк өчен файдалы өстәл уеннары кызыклы булачак.

Тора-бара инде баланы мәктәпкә әзерли башларга вакыт. Баш мие эшчәнлеген яхшыртучы уенчыкларга өстенлек бирергә онытмагыз. Төрле китаплар алу да бик мөһим. Китапка мәхәббәтне кече яшьтән тәрбияләү киләчәктә бала өчен файдага гына булачак.

“Әби, миңа куян алма”

Оныкларына туктаусыз уенчык ташучы әби-бабайлар да бар. Йомшак уенчык, машина, курчак белән тулы тартмаларны кайда куярга белмисезме? Бары тик әбиләргә һәм бабайларга файдалы уенчыклар алырга өйрәтергә кирәк. Шулай ук йомшак уенчыклар урынына төрле китаплар алу файдалы булачагын әйтергә мөмкин. Ышаныгыз, алар сезне аңлаячак. Ә өйдә файдасыз уенчыкларның саны бермә-бер кимер.

“Иске-яңа” уенчыклар

Әгәр бала уенчыкларыннан бик тиз туя икән, аларны берникадәр вакытка яшереп куярга өйрәнегез. Бары берничә уенчык кына калдырып, башкаларын алып куярга, күпмедер вакыттан соң аларын биреп, инде уйнап туйганнарын яшереп куярга мөмкин. Шул рәвешле бала үзе дә сездән яңа уенчык сораудан туктар. “Иске-яңа” уенчыклар аның өчен кабат кызыклы булачак.

“Балам кәстрүл белән уйный…”

Тагын бер мөһим кайгыйдә – бала белән уйнарга кирәк. Әгәр бала сезне һәрчак телефон белән күрә, еш кына савыт-саба белән кайнашканыгызны карап тора икән, ул үзе дә шул предметларга тартылачак. Аның сезгә кызыклы булган әйберләргә тартылуы табигый. Шуңа күрә бала белән ешрак булырга, төрле сюжетлы уеннар уйнап табып, уенчыкларны да эшкә җигәргә кирәк. Ул шул рәвешле уенчыкларын танырга, аларны яратырга өйрәнәчәк. Сез янында булмаган чакта да алар белән уйнау, сез уйлап тапкан уеннарны кабатлау теләге туачак.

Уйнап аргач нишлиләр?

Уйнап ардык, инде хәзер нишлибез? Әлбәттә, уенчыкларны җыеп алып куябыз! Баланы кечкенәдән моңа өйрәтү зарур. Югыйсә балагыз үсеп беткәнче бу эшне үзегезгә башкарырга туры киләчәк. Монда инде хәйлә дә, бераз артистланып алу да кирәк булачак, чөнки күп бала өчен бу зур эш булып тора. “Уенчыкларыңны хәзер үк җыештырып куй!” — дип кенә баланы тәртипкә өйрәтеп булмый. “Улым, син кичә бик матурлап уенчыкларыңны җыештырып куйган идең, бүген дә шулай итсәң, мин бик сөенәм”, —  дияргә була. Яки “Әйдә, хәзер бергәләп уенчыкларны өйләренә озатыйк”, — дип әйтергә мөмкин. Иң мөһиме бала моны эш итеп түгел, ә тагын бер кызыклы уен итеп кабул итсен.

Илүсә Зәйнетдинова