Балыкка барыйк әлеее...

27 июнь – балыкчылар көне

Балык тотып карамаган малай юктыр ул.  Тик балык тоту бөтен кешегә дә ошап бетә торган шөгыль түгел. Елга буена барып кармак салдың да,  балык тоттың түгел икән бит.  Балыкка барырга әзерләнү – үзе бер вакыйга.

Беркөн улым әтисен балыкка өнди башлады. Әтисе балыкчы булмаса да, нишлисең, баланың теләгенә каршы килеп булмый. Барырга икән, барырга. Ярый әле җизнәбез балыкчы. Балык тотарга кармак кына җитмәвен аңлатты. Кармак таягыннан тыш, кармак җебе, калкавыч, батыргыч кебек әйберләр дә кирәк икән. Кармак таягы  җиңел дә, сыгылучан да булырга тиеш. “Безнең якларда бамбук агачы үссә, аннан да яхшысы булмас иде. Тик бездә бамбук үсми шул. Шуңа күрә шомырт, чикләвек кебек агачларны кулланырга кирәк”, – дип аңлата җизнәбез.

Таякның озынлыгын да дөрес сайларга кирәк икән. Ул тотасы балыкның зурлыгына туры килергә тиеш. Гадәттә, авыл күлендә 400 грамм тирәсендәге балыклар, шуңа 2-3 метрлы таяк сайладык. Ә кармак җебенең капроннан ясалганын алырга киңәш бирделәр. Чөнки капрон җеп (жилка) бик чыдам икән. Шулай ук ул суда күренми.

Кармакны суда тиешле тирәнлектә тоту өчен калкавыч та кирәк булачагы ачыкланды. Калкавычка карап, балыкның чиртүен дә күзәтергә була.  Батыргыч исә кармакны су төбенә төшерергә ярдәм итә.

Балык тотарга җизни улыма бер җәпле кармак тоттырды. Авыл күле янында балык тотып утырырга 2 сәгать сабырлык җитте. Бер дә җиңел эш түгел икән. Монда сабыр да, үҗәт тә булырга кирәк. Бәхеткә, утыра торгач, кечкенә генә бер балык эләкте. И-и, шул чакта баланың шатланулары! Йолдыз тоткан диярсең. Әлбәттә, бу кечкенә балыкны без кире күлгә җибәрдек. Тик балык тоткан вакыттагы кичерешләр, балыкка әзерләнү – баланың күңелендә озакка сакланыр, мөгаен. Бер балыксыз кайтсак та, кәефсезләнмәдек. Чөнки балык тоту җайланмалары турында кызыклы мәгълүмат тупладык, телебез “калкавыч”, “батыргыч” кебек яңа сүзләр белән баеды. Әле киләчәктә балыкның төрләрен дә өйрәнәсе бар. Димәк, кармакны еракка алып куймыйбыз.

Ә сез балыкка йөрергә яратасызмы?

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: