Җиңеп чыктык!

Быелгы уку елы да ахырына якынлашып килә. Дүртенче чирек беркадәр сәеррәк тәмамланса да, җиңеп чыктык бугай. Өйдән торып укуга иң күп сөенүчеләр, мөгаен, балалар булгандыр. Кайчан әле шулай рәхәтләнеп компьютер каршында утырыр идең? Иртән торып мәктәпкә портфель күтәреп барасы юк, дәрес башланырга ике минут кала гына торып утырасың, дәресләр утызар гына минут, дәрес арасында йоклап алсаң да сүз әйтүче юк.

Дөрес, дәрестә бер-берең белән сөйләшеп кенә утырып булмый (хәер, зумда “частная беседа”да гапләшеп алучылар күп булгандыр), тәнәфескә чыгып рәхәтләнеп бер сугышырга да кеше юк. 

Әти-әниләр моңарчы бар дип тә белмәгән он-лайн платформаларга да ияләште, балаларның классташларын да өйрәнеп бетерде, башка ата-аналарның белем дәрәҗәләрен дә “тикшерде”.

Яныңда бала диктант язып утырганда, ничек инде аңа ярдәм итмисең дә, калькулятор алып мөстәкыйль эшен чишмисең? Һәркайсыбызның баланы яхшы итәсе килә, башкалар алдында да оятка калыр хәл юк.

Укытучылар да моны белеп торды. Тик ничек кенә тикшереп бетерсеннәр инде? Нәтиҗәдә, мәктәптә бик үк яхшы укымаган балалар “бишле”гә күмелде. Хәер, әти-әниләре эштә булган мәктәп укучылары ничек бар, шулай укыдылар, игътибарны җәлеп итүче классташлары булмаганга, яхшырак та укыганнардыр әле.

Дәрес әзерләү белән уку арасында ютубтагы күпсанлы видеолар да каралды, бөтенләе белән дистанцион укуга күчү мөмкинлеге кат-кат тикшерелде, ниндидер култамгалар җыелды, һәркем үз фикерен белдереп, яисә белдергән фикергә кушылып (каршы килеп) калырга тырышты.

Кыскасы, ничек булса булды – уку елы тәмам дияргә була. Инде бер-ике көннән балалар да, әти-әниләр дә җиңел сулап җәйгә аяк атлап керәчәк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Шундый матур «өрәк» Хәбәрчебез Галия Сабирова Казан зоопаркында яшәүче җәнлекләр белән таныштыруын дәвам итә. Бүген ул «өрәк» янында. Тик куркырга кирәкми, «өрәк» дигәнебез ул – лемур.
    64
    0
    0