19 апрель көнне Теләче районының «Раян» вокаль ансамбле «Татмедиа» ачык акционерлык жәмгыятенең иң кызыклы «нокталарына» сәяхәт кылды.
(1897–1990) Бакый Идрис улы Урманче – Россиянең халык, ТАССРның халык, Казахстанның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендә Дәүләт премиясе лауреаты. Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл-Черкән авылында Идрис имам һәм чигүче Мәхҗүбә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә (барлыгы гаиләдә алты кыз һәм ике малай була).
Бу мәкаләмдә мин сезне бик күп медальләре белән шаккаттырган сыйныфташым Шәрипова Назлыгөл белән якыннан таныштырам. Ул болай, читтән караганда, гади генә балалар кебек «Балтач гимназиясе»нең 5 нче «Б» сыйныфында белем ала.