Көн дә бәйрәм!

 

«Сабантуй» журналының декабрь саны белән һәр көнең бәйрәм булачак! Һич арттырусыз, туры мәгънәсендә! Чөнки бу санга елның иң күңелле бәйрәмнәре һәм истәлекле даталар тупланган.

Журналның декабрь саны үзенчәлекле – календарь рәвешендә. Бер көн – бер бәйрәм. Һәр бәйрәмгә карата шаян рәсем яки кызыклы сүзләр дә бар. Ел дәвамында укучыларны 2022 ел символы булган юлбарыс озата барачак. Сынамышлар, танылган язучыларның афоризмнары белән баетылган бу календарь һәркемдә булырга тиеш! Әле шунысы да мөһим: журнал белән бергә һәр язылучыга Яңа ел бүләге дә киләчәк.

«Сабантуй»га алдагы ел өчен дә язылып калырга ашыгыгыз! Киләсе елда укучыларны тагын да кызыклырак темалар һәм бәйгеләр, яңа сәхифәләр һәм видеопроектлар көтә!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Җиһан йолдызы Һәркемнең тормышы әниле булсын! Алар – җиһан йолдызы.
    397
    0
    0
  • Казан шәһәренең 14 нче гимназия укучылары иҗаты Казан шәһәренең 14 нче гимназия укучылары иҗаты
    537
    0
    3
  • Әниләр – якты кешеләр 28 ноябрь – Россиядә әниләр көне. Әниләр көне уңаеннан  редакциябезгә укучылардан бик күп хатлар, рәсемнәр килә. Казан шәһәренең 11 гимназия укучылары  әниләренә сораулар биреп, журналист һөнәрен үзләштергәннәр, хикәяләр дә язганнар. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
    687
    0
    0