Кышны көтәбез! - Укучыларыбыз иҗаты

Кышны көтәбез


Ак кар ява -
Ак күбәләк,
Ак чәчәк.
Ак кыш килә,
Ак бураннар
Киләчәк.


Чанам, чаңгым
Сине көтә,
Кил инде.
Тимераяк
Шуа беләм,
Күр мине.


Мамык кебек
Йомшак икән
Карларың.
- Тизрәк кил! - дип,
Көтә сине
Дусларым.


Камилә Сафиуллина, Балтач, 2нче сыйныф


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС! Дуслар, тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне! Әни – тормышыбыздагы иң кадерле, якын кеше. Әниләрнең тавышы да ягымлырак, пешергән ризыклары да тәмлерәк, карашлары да җылырак...
    2301
    0
    11