“Сабантуй” почтасы: Көзнең дә сөйкемле сөяге бар…

Яз – матур, җәй – ямьле, кыш гүзәл дибез. Ә менә көз моңсу дигән булабыз. Бер карасаң, көз чыннан да күңелләргә сагыш өсти: җәй буена гөрләп үскән чәчәкләр сулалар, уңышлар җыеп алына, шаулап утырган агачлар да, иңнәреннән яшел шәлләрен алып, җир өстенә сары яфракларын түшиләр. Зәңгәр күккә  карасаң, төркем-төркем очучы күчмә кошларны күрәсең. Алар да үзләре туып үскән туган якларын ташлап китәргә авырсынып, баш очында бөтерелә-бөтерелә саубулашу җырларын башкаралар. Теләр-теләмәс кенә җылы якларга юл тоталар. Ләкин китәргә кирәк, озын салкын кышларның зәмһәрир суыклары аларны куркытмаса да, ризык таба алмаячакларын аңлыйлар шул.

Шулай да көзнең дә сөйкемле сөяге бар бит. Тирә-юнебезгә күз салсак, төсләргә иң бай ел фасылларының берсе бит ул көз. Каршыбызда торган урман аланындагы агачларның яфракларын нинди генә төсләр белән буямаган көз-рәссамыбыз. Кызыл, сары, көрән, шәмәхә төсләргә буялган агачлар арасында, ямь-яшел күлмәген бернинди затлы төсләргә дә алыштырмыйча, чыршы-наратларыбыз горур басып торалар. Инде игеннәрен урып, сугып, җыеп алганнан соң камыллары гына утырып калган сап-сары иген басулары көзге табигатьнең бер могҗизасын чагылдыра. Ә алар  янында яшел келәм түшәгән кебек уҗым басулары җәелеп ята. Бу матурлык түгелме? Инде  яфраклары берән-сәрән генә калган миләш-балан куакларын күзәтик. Кып-кызыл төймәләр тезгән кебек тәлгәш-тәлгәш эленеп торган җимешләр көзнең муллыгын күрсәтеп торалар. Алар белән күпме урман кошы туклана: вакыты белән сызгыраклар да урап китә, карабүрекләр дә шул җимешләрдән авыз итеп, тамакларын ялгап алалар, кызылтүшләргә дә, үрмәләчләргә өлеш чыгаралар юмарт миләш белән балан куагы.

Көзнең туктаусыз явып торган салкын яңгырлары кайвакыт үзәккә үтсә дә, һәркем белә: тиздән әбиләр чуагы башлана. Менә рәхәт кая ул? Чалт итеп кояш чыга, күк йөзе зәп-зәңгәр, ара-тирә каурый-каурый болытлар йөзеп узалар. Йөзләргә урамнарны аркылыга-буйга иңләп очып йөргән пәрәвезләр килеп сылана. Кытыкны китереп, чарасызлыктан елмаеп җибәрәсең. Инде быелга яңадан кирәге чыкмас дип, алып куйган футболкалар, юка чалбарлар киредән өскә менеп кунаклыйлар. Шатлана-шатлана эшләргә өлгермәгән кайбер эшләрне башкарасың, көзнең матурлыгына, сихри могҗизасына сокланасың. Яңадан-яңа хикмәтләрен күзәтәсең. Кешеләр генә түгел, әбиләр чуагына барлык тереклек ияләре дә сөенә. Чыпчыклар төркемнәре белән очып төшеп, бәбкә үләненең орлыкларын чүплиләр дә, пыр итеп очып китәләр, сызгыраклар исә баш очында сызгырынып йөргән булалар да, берәр миләш куагына кунып, тамак ялгап алалар. Ничек тиз килеп кунсалар, шулай тиз очып та китәләр, хәйләкәрләр. Ә бөҗәкләр каядыр ашыгалар, нидер ташыйлар, кыскасы, һәрберсе мәш килә инде. Ләкин әбиләр чуагы бик озак булмый, атна-ун көндә эшен бетереп, юкка да чыга. Тагын яңгырлы салкын көннәр башлана, иртә-кич томан төшә, аяз төннәр булса, иртәнгә кырау дигәне дә үз эшен эшләп куя. Шулай итеп, көз безгә я алдын, я артын бора. Ләкин ничек кенә булмасын мин көзне бик яратам.

Ислам Хәсәнов, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы