«Сабантуй» почтасыннан: «Сәер төш»

Влада Семенова рәсеме

Көн бик матур иде. Мин урманда дусларым белән чана шуа идем. Без көлешә-көлешә чана шуып кич җитткәнен дә сизми калдык.

Кайтып килгәндә, без юлда бер кнопкалы пульт таптык. Илсур шул кнопкасына баскан иде, бөтенебез дә ниндидер сәер планетага эләктек. Бу планетада безнең яннан бер куян нәрсәдер сөйләшеп китте. Кабартма артыннан төлке куа иде. Сарык белән кәҗә, кулларына капчык тотып, каядыр баралар иде. Без бер-беребезгә карашып алдык. Айсылу: «Без әкиятләр планетасына эләктек түгелме?» — дип сорап куйды.

Минем шул вакытта будильник шалтырап җибәрде дә уянып киттем. Мәктәпкә менгәч, мин бу төшне дусларыма сөйләдем. Алар да шул ук төшне күргәннәр. Без һәммәбез дә шул төшне искә төшереп, көлешә-көлешә сөйләшеп утырдык.

Илсаф Закиров, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы