Безнең спортчы Россия Кубогы этабында җиңүче!

2 декабрь көнне Красноярскта чаңгы ярышы буенча Россия Кубогының I этабы узды. Спортчылар 10 һәм 15 чакрымга ирекле стиль белән узыштылар.

Фото: ski-tatarstan.ru

Ир-егетләр арасында беренче һәм өченче урыннарны үзебезнең Татарстан спортчылары яулады: беренчелеккә Артем Николаев ия булса, икенче урынга Мәскәү өлкәсе чаңгысысы Максим Зубцовны уздырып, Владимир Фролов өченче булды.

Фото: ski-tatarstan.ru

Шулай ук ярыш нәтиҗәләре буенча беренче унлыкка Татарстан Республикасы җыелмасыннан тагын 4 чаңгычы эләкте: Владимир Фролов, Денис Катаев, Андрей Феллер һәм Сергей Лытнев.

Кызларыбыз да сынатмады. Спринтта республикабыз җыелмасы спортчысы Христина Мацокина көмеш медаль, ә ирекле стиль белән 10 чакрымга узышта хатын-кызлар арасында Диләрә Сабирҗанова бронза медальгә ия булдылар.

Татарстан чаңгычыларын котлыйбыз! Бу кыш медальләргә бай булсын!