Чаңгычылар «уңыш җыя»!

«Балалар, сез моңарчы чаңгы шуа белә идегезме?» «Юк!» «Ә хәзер беләсезме соң?» «Әйе!»

Әлмәт районында Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең күчмә утырышы вакытында шәһәрнең 2нче лицеендагы чаңгы базасындагы балалар белән сөйләшүдән өзек бу. Иртәнге алтынчы яртыда торып, Әлмәтнең үзеннән һәм якын-тирә авыллардан килеп укыйлар һәм спорт белән шөгыльләнәләр монда. Хак инде! Балалар үзләре бу турыда федерация президенты Илшат Фәрдиевка һәм район башлыгы Айрат Хәйруллинга сөйләде бит. Самими сабыйлар ихластан шатланалар: аларны чаңгыда өйрәтергә урын һәм остазлар бар бит!

Хәер, мондый күренеш бер Әлмәт районында гына түгел. Узган ел Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе куәтле эш башлап җибәрде. Республика буенча бер-бер артлы модульле чаңгы базалары ачылды. 2017 елда барлыгы 11 шундый база сафка басты. Алабуга, Кукмара, Әгерҗе, Ютазы, Спас, Саба, Минзәлә, Әлки, Әлмәт районнары һәм Казан белән Чаллы шәһәрләре рәхәткә тиенде. Дөресрәге, республика данын яклаячак спортчылар өчен уңайлы шартлар тудырылды. Быел исә барлыгы 16 шундый объект  ачылган. Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Лаеш, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чирмешәндә ачылган чаңгы базалары профессиональ спортчыларга да, һәвәскәрләргә дә бик вакытлы бүләк булды. Мондый төр базаларда, гадәттә, киенү-чишенү бүлмәсе, туалет, душ, тренер бүлмәсе, чаңгы саклау  урыннары була. Монда төрле ярышлар оештыру, халыкның ял вакытын сәламәтлек өчен файдалы уздыру өчен бөтен шартлар тудырылган. Киләсе елда да бу эшне дәвам итеп тагын 12 база ачырга планлаштыралар. Иң мөһиме – нәтиҗә генә булсын!

Ә уңышлар инде күз алдында. Хәтерлисездер, ел башында Көньяк Кореяда узган Кышкы Олимпия уеннарында ике тапкыр призер булып, Андрей Ларьков Татарстан һәм Россия өчен милли каһарман дәрәҗәсенә күтәрелгән иде. Сүз уңаеннан, шул уңышлары нәтиҗәсендә быел ул республикада Ел спортчысы титулына да ия булды. Ә Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе «Иң яхшы федерация» булып танылды. Димәк, эшләнгән эшнең нәтиҗәсе бар, сарыф ителгән вакыт һәм чыгымнарның »җимешләре» пешә.

Федерация президенты Илшат Фәрдиев уңыш формуласын бик гади дип саный. «Зур максатларга ирешү өчен, эш дип янып торган, шуңа тормыш юлын багышлаган кешеләр кирәк. Бүген шундый кешеләр белән кулга-кул тотынып эшләү үз нәтиҗәсен бирә», – ди ул. Хәзер, чыннан да, күп районнарда чаңгы спорты үсеш кичерә. Моңа исә Федерациянең ел ахырында иң уңышлы эшләгән районнарга акчалата бүләкләр тапшыруы да йогынты ясамый калмыйдыр. Әлмәт районында узган утырыш вакытында 2018 елга да йомгак ясалып, барлыгы 15 районга федерациянең акчалата сертификатлары тапшырылды. Барысы да гадел, һәркемгә дә эшләгән кадәресе матди ярдәм булды.

Федерациянең статистик саннарын, сүз уңаеннан, он-лайн режимда теләсә кайсы вакытта карап була. flgbrt.ru сайтында республикада ничә спортчы, күпме ир-ат һәм хатын-кыз чаңгычылар булуы, яшь категорияләре буенча спортчыларның рейтингы, ярышларның нәтиҗәләре һәм башка тагын бихисап мәгълүмат табып була. Әлеге рейтингка нигезләнеп, бүгенге көндә республиканың иң яхшы чаңгычыларының исемнәрен күреп була. Беренче бишлек, мәсәлән, болайрак: Андрей Ларьков (Яшел Үзән), Андрей Феллер (Татарстан җыелмасы), Христина Мацокина (Татарстан җыелмасы), Светлана Кузнецова (Яшел Үзән), Артем Николаев (Тәтеш).

Әлмәттәге яшь малайларның: «Без иртәнге алтынчы яртыда торып мәктәпкә китәбез», – дигән сүзләреннән соң ихтыярсыз рәвештә чаңгычы Федор Симашев искә төште. Олимпия чемпионы, легендар якташыбыз Зәй районы Югары Баграж авылында туган, ә урта һәм югары сыйныфларда Түбән Биш авылында укыган. Ике авыл арасы 10 чакрымнан артык. Шул араны Федор кыш көннәрендә, әлбәттә, чаңгыда уза торган булган, дип сөйлиләр иде безгә. Шушы сабыйлар арасыннан да бәлки якташларыбыз, чаңгы спорты легендалары булган Федор Симашев, Ольга Даниловаларга алмаш үсеп чыгар?!

Илназ Фазуллин

Фотолар ski-tatarstan.ru сайтыннан алынды