«Балалы солянка»да җырчы-артист балалары нинди күлмәктән чыгыш ясаган? [фото]

Кичә УНИКСта «Балалы солянка» тамашасы гөрләп узды. Җырчылар сәхнәдә үз балалары белән бергә чыгыш ясады.

Җыр-моң бәйрәме генә түгел, чын-чынлап матур күлмәкләр, костюмнар бәйрәме дә булды бу. Кемнәр-нинди киемнән булган соң?

Текә Илсаф, текә улы!

https://www.instagram.com/p/BP0NQdIBkzC/?tagged=%D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D1%81%D0%BE%D0%BB%D1%8F%D0%BD%D0%BA%D0%B0%20

Әниле-кызлы Хәйруллиналар.

https://www.instagram.com/p/BP0LQBxh6vm/?tagged=%D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D1%81%D0%BE%D0%BB%D1%8F%D0%BD%D0%BA%D0%B0%20

Лилия Муллагалиева кызы белән пардан.

https://www.instagram.com/p/BP0QseajJYr/?tagged=%D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D1%81%D0%BE%D0%BB%D1%8F%D0%BD%D0%BA%D0%B0%20

Фәрит Таишевның улы Әнвәр дә быел үзен сәхнәдә сынап карый.

 

https://www.instagram.com/p/BP0Ern2B9Rj/?tagged=%D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D1%81%D0%BE%D0%BB%D1%8F%D0%BD%D0%BA%D0%B0%20

Ләйсән Гыймаеваның кызлары икесе дә быел сәхнәдә!

https://www.instagram.com/p/BPz50Eej6du/?tagged=%D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D1%81%D0%BE%D0%BB%D1%8F%D0%BD%D0%BA%D0%B0%20

Лилия Гыйматдинова улы белән ярату турында моңлана.

https://www.instagram.com/p/BP0LNgtD5pu/?tagged=%D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D1%81%D0%BE%D0%BB%D1%8F%D0%BD%D0%BA%D0%B0%20

 

Зиннурның кечкенә «күкәмәч»е кем? [видео]

Зөлфәт Зиннуров — бәхетле һәм бай әти. Чөнки ул ике кыз үстерә. Кечкенәсе Зифага инде тиздән 6 ай була икән.

Зөлфәт олы кызын «авторитет» дип йөртсә, кечкенәсенә «күкәмәч» дип назлап дәшә икән.  Сабый инде «өскә үрмәли» башлаган.

Үсәбез әкренгә, Аллага шөкер! #күкәмәч

A video posted by Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov) on

Әнвәр Нургалиевка «мәскәүски» аюлар бүләк иткәннәр [фото]

«Соң дисеңме икән?», «Алтыным», «Пар аккошлар» кебек җырларны башкаручы Әнвәр Нургалиевның фанатлары арасында яшь балалар да бар икән. 

Мәскәүдән Руслан исемле малай Әнвәр абыйсына концертлар вакытында уенчык аю бүләк иткән. Кечкенәләрдән дә шундый игътибар булуына, әлбәттә, җырчы сөенгән генә. Рәхмәт хисләрен белдереп ул Инстаграмга шушы фотосын элә.

 

 

 

Илсөя Бәдретдинова Югары Тегермәнлектә кечкенә кызларга мастер-класс бирә [фото]

Илсөя Бәдретдинова өлкән буын тамашачысын гына түгел, кечкенә балаларның да игътибарын җәлеп итүче җырчы. Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылында концерт вакытында ул бер төркем яшь фанатларына календарьләр өләшкән.  

Татар эстрадасы йолдызлары Әтәчтән ни өмет итә? [фото]

Татар эстрадасы йолдызлары Яңа елдан ниләр көтә, ничек каршы алырга җыена, нинди теләкләр тели икән? Моны ачыклау өчен Инстаграмга күзәтү ясарга булдык.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үзләренең гаилә фотосессиясен оештырганнар, күрәсең. Шуннан бер сурәтне Инстаграмга элеп, алар киләчәк бәйрәмнәр белән котлый.

Җырчы Илвинаның әтисе исә оныгы Раяна өчен Әтәч булырга да әзер бәйрәмнәр вакытында.

https://www.instagram.com/p/BOpnSkZDXIR/?taken-by=_i_l_v_i_n_a_%20%20

Шәйхетдиновлар гаиләсе Кәбисә елына рәхмәтле, чөнки быел алар кызлы булды, иҗат өлкәсендә дә алга китеш сизелде. Әтәч елын хәере белән килсен дип тели алар.

https://www.instagram.com/p/BOrHG9UgIEz/?taken-by=aigul_rishat

Калфаклы сандугач Гөлсирин Абдуллина да бу елга рәхмәтләрен белдерә. «Раббым якынлашып килүче Яңа ел илебезгә тынычлык, күңел байлыгы» китерсен дип тели җырчы кыз. Шулай булсын!

https://www.instagram.com/p/BOjgLDshMXY/?taken-by=gulsik93%20%20

Ришат Төхвәтуллин исә үз туган җирендә Яңа елга ишегалын да әзерли. Әнә, җырлый-җырлый нинди матур Кар бабай ясап куйган бит.

Марат Шәйбәковның балаларына да бүген Кыш бабай килеп бүләкләр биреп киткән.

Минен балаларыма,Кыш бабай килеп булэклэр тапшырып китте)))

A photo posted by Марат Шайбаков (@maratshaibak) on

Җырчы Алинә Даутованың күңеле Яңа елдан бары әкият кенә көтә икән.

https://www.instagram.com/p/BOroFDtAn9v/?taken-by=alinadautova777

Артистлар укучыларга каршы волейбол уйнады [фото]

Казанда бер төркем артистлар исә Идел буе районының 10 нчы мәктәбе укучылары белән дә иптәшләрчә волейбол ярышында катнашты.

Ярыш Әниләр көненә багышланган. Спорт бәйрәме исә концерт номерлары белән үрелеп барган. «Ярышта 4 команда көч сынашкан: артистлар, укучылар(9,10 сыйныф), укытучылар»,- ди педагог-оештыручы Илшат Вакказов.

Артистлар командасы составында  Татарстанның атказанган артисты Илсаф, Татарстаннын халык артисты Рөстәм Закиров, Гөлнара Габидуллина, Алинә Мостафина, Алсу Нәбиева, Рәсилә Зәбирова уйнаган. Бәйрәмгә ямь өстәргә үзенең гармуны белән Булат Шәрипов та килгән иде. Гөлнара Габидуллина исә матур җырлары белән сөендерде.

 

Фотолар «Интертат» сайтыннан алынды.