Балаларыбызның әти-әниләргә әйтер сүзләре

Фото: pixabay.com

Әлеге текст үзенә ирек яуларга һәм хокукларын якларга теләгән баланың үзенчәлекле монологы гына түгел, ә өлкәннәрне үзара аңлашуга, әңгәмәгә чакыру да.

👶❤ Мине артык иркәләмәгез, моның белән сез мине бозасыз. Мин нәрсә сорыйм, шуны алырга кирәк түгел икәнлеген бик яхшы беләм, бары сезне сынап кына карыйм.
👶❤ Миңа карата кырыс булырга курыкмагыз. Миңа шундый мөгамәлә ошый. Бу миңа үз урынымны билгеләргә ярдәм итә.
👶❤ Юләр һәм мәгънәсез сорауларыма җавап бирмәгез. әгәр болай эшлисез икән, бераздан гел үземә генә игътибар иттереп торырга теләвемне аңларсыз.
👶❤ Минем юк-барга җебергә торуларыма артык игътибар итмәгез. Мин бик еш кына авыруга сабышып үземә күңеллелек, рәхәтлек ала башларга мөмкинмен.
👶❤ Минем тискәре гадәтләремә артык игътибар итмәгез. Бу миңа аларны тагын да дәвам итү өчен сәбәп булырга мөмкин.
👶❤ Миңа үземне үз яшемә караганда кечерәк итеп тоярга юл куймагыз. Мин елап сезне һәр очракта «җиңә» башларга мөмкинмен.
👶❤ Мин үзем башкара алган эшләрне минем өчен эшләмәгез, чөнки алга таба да сезне хезмәтче итеп файдалана башлаячакмын.
👶❤ Минем провокацияләргә бирелмәгез. Юкса мин тагын да зуррак «биңү»ләргә ирешергә тырышачакмын.
👶❤ Мин нәрсәне дә булса ялгыш эшләгән өчен тизрәк сорау ала башламагыз. Кайчак мин ни өчен нәкъ менә шулай эшләгәнемне белмим.
👶❤ Минем намусымны артык зур сынауларга куймагыз. Куркып, ялганчыга әйләнергә мөмкинмен.
👶❤ Минем курку-шикләнүләрем сезне борчуга салмасын. Юкса мин тагын да катырак курка башлаячакмын. Мине бары тик курыкмаска гына өйрәтегез.
👶❤ Үти алмастай вәгъдәләр бирмәгез. Бу минем сезгә булган ышанычымны какшата.
👶❤ Икеле-микеле сөйләшмәгез. Бу миңа үз сүземне сүз итәргә мөмкинлек калдыра.
👶❤ Миңа гел бәйләнеп, бертуктаусыз мыгырданып тормагыз, юкса мин ишетмәмешкә салышып үз-үземне якларга мәҗбүр булачакмын.
👶❤ Миңа бертуктаусыз нотык укымагыз. Минем нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен белүемне күреп, сез гаҗәпкә калачаксыз.
👶❤ Беркайчан да үзегезне камил һәм гөнаһсыз итеп күрсәтергә тырышмагыз. Болай эшләп сез үзегезне башкалар белән чагыштырып карарга урын калдырачаксыз.
👶❤ Мин: «Мин сезне күралмыйм!», дисәм, курыкмагыз, үпкәләмәгез. Минем бу сүзләремнең мәгънәсе бөтенләй башка. Мин сезнең миңа карата эшләгән начар гамәлләрегез өчен үкенүегезне генә телим.
👶❤ Әгәр сез башта миңа мине яратуыгыз хакында әйтеп, аннары үзегез өчен берәр эш башкаруымны сорасагыз, мин үземне базарда дип хис итәчәкмен. Бу очракта мин сатулаша башлыйм һәм җиңәчәкмен дә.
👶❤ Минем нәрсәне дә булса ялгыш эшләвемне үлемгә тиң гамәл итеп карамагыз. Минем дә хаталанырга, аны төзәтергә һәм шуннан сабак алырга хакым бар. Әгәр сез мине бернигә дә яраксыз дип битәрләп торсагыз, алга таба мин нәрсә дә булса эшләргә куркып торачакмын.
👶❤ Мине үзем ясаган хаталарның нәтиҗәсеннән сакларга тырышмагыз. Сезнең кебек мин дә үз тәҗрибәмнән чыгып өйрәнәм.
👶❤ Минем экспериментлар ясарга яратканымны онытмагыз. Шулай итеп мин дөньяны өйрәнәм, зинһар өчен, моңа каршы килмәгез.
👶❤ Конфликтның иң кызган вакытында минем үз-үземне тотышым турында фикерләрегезне әйтеп калырга ашыкмагыз. Кайбер объектив сәбәпләр аркасында бу вакытта минем колакларым томалана һәм сезне тыңлыйсы килү теләге кими. Билгеле бер адымнар ясагыз, ә минем белән бу турыда соңрак сөйләшерсез.
👶❤ Чит кешеләр барында мине төзәтергә тырышмагыз. Күзгә-күз карап тыныч тавыш белән ясалган кисәтүләргә мин күбрәк игътибар итәм.
👶❤ Сезнең хуплау, мактауларыгыздан башка минем уңышларга ирешә алмасымны аңлагыз.
👶❤ Мин сезнең бер-берегезне яратуыгыз аркасында дөньяга килүемә ныклап ышанырга тиешмен. Сезнең гел талашып, әйткәләшеп торуларыгыз моның киресен раслый.
👶❤ Мин энемне яки сеңлемне артыграк яратуыгызны күрсәм ачуланачакмын һәм игътибар белән ярату күбрәк эләгүчегә күбрәк һөҗүм итәчәкмен, чөнки шулай гаделрәк булыр дип саныйм.
👶❤ Мин хәзердән үк инде капма-каршы җенес белән кызыксынам. Әгәр сез бу турыда сөйләшүдән качсагыз һәм берни дә аңлатмасагыз, бу турыда мин яшьтәшләремнән һәм өлкәнрәк балалардан беләчәкмен. Сезгә шулай тынычрак булырмы?
👶❤ Минем ачыктан-ачык сорауларымнан качмагыз. Әгәр ул сорауларга җавап бирмисез икән, мин аларны сезгә бирүдән туктыйм һәм кирәкле мәгълүматны каяндыр читтән эзли башлаячакмын.
👶❤ Сезгә бик авыр булган вакытны мин тоям. Миннән качмагыз. Барысын да үзегез белән кичерергә мөмкинлек бирегез. Сез миңа ышанасыз икән, мин дә сезгә ышаначакмын.
👶❤ Без бик аз вакыт бергә булабыз дип борчылмагыз. Минем өчен вакытның күпме булуы түгел, ә бергә үткәргән вакытның ничек булуы мөһимрәк.
👶❤ Мине көч кулланып җиңәргә тырышмагыз. Бу миндә көчлене генә санга сугарга кирәк икән дигән ялгыш фикер калдыра.
👶❤ Мин яшьтәшләремә һәм үземнән өлкәнрәкләргә тартыла торган чорда бик игътибарлы булыгыз. Бу вакытта минем өчен аларның фикере сезнекеннән өстенрәк булырга мөмкин. Бу чорда мин сезгә гел тәнкыйть белән караячакмын һәм сүзләрегезне кылган гамәлләрегез белән чагыштырып торачакмын.
👶❤ Миңа карата дустанә мөнәсәбәттә булыгыз. Шул вакытта мин дә сезнең дустыгызга әйләнермен. исегездә тотыгыз: мин тәнкыйтькә карап түгел, ә үрнәккә карап өйрәнәм.

Мәгълүмат gzalilova.narod.ru сайтыннан

Баланы «ярый» һәм «ярамый»ны аерырга өйрәтәбез [психолог киңәшләре]

  • «Җәза” биргәндә, баланың нәрсә өчен хөкемгә тартылуын аңлавы мөһим. Чөнки аны аңламаса, ул хөкем итүчене гаепләргә мөмкин. Тәрбия, тәртип кагыйдәләре, башка уен кагыйдәләре кебек үк, төгәл үтәлергә тиешлегенә инандырыгыз. Ул сезнең аны яратуыгызны танырга, әмма ул кылгангамәлнең ярамаганлыгын, шуңа күрә башка алай эшләргә кирәкмәгәнлекне аңларга тиеш.
  • Нерв киеренкелеге дәрәҗәсенә җиткән киреләнүләр вакытында аңа нинди дә булса “җәза” бирү баланы чыгырыннан чыгаруы бар. Шуңа күрә нәни кешегә үз сүзен әйтергә, эчендә җыелган “начар” энергеясен чыгарырга мөмкинлек бирегез.
  •  Кылган эшләре өчен түләргә кирәк булганда, балага сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, әти-әнисе кушкан эшкә караганда, үзләре сайлаганы күпкә катлаулырак була икән.
  • Тәрбия тәртипкә бәйле мәсьәләләр бала һәм өлкәннәр өчен дә уртак булсын. Шул вакытта гына булган вакыйга-хәлләргә читтән карап, фикер йөртергә, булган мәсьәләләрне чишү өстендә эшләргә мөмкин. “Ярый” һәм “ярамый” ны аерырга өйрәтү кирәк. Баланың булган энергиясен файдаланып, ярый торган гамәлләргә юнәлтү киңәш ителә.
  •  Балага кием сатып алганда, аның уңайлы булырга тиешлегеннән чыгып сайлагыз. Бихисап каптыргычлар һәм җыймалар, матур булса да, хәрәкәтләнгәндә балага комачаулыячак. Кием алганда, киясе кешенең – сабыйның фикере беренче урында булырга тиеш.
  •  Бала теләп коенсын өчен, ванна бүлмәсен кызыклы һәм матур итеп бизәгез. Моны бигрәк тә аның үзе белән бергә эшләү файдалы. Идәнгә үрдәк бәбкәләре төшкән келәм җәю, ваннага дельфинлы пәрдә кору, кранга берәр хайван башы рәвешендәге фигура кидерү, плиткаларга кызыклы рәсемнәр ябыштыру – барысы да баланың коенуын күңелле итәр. Ә резин уенчыкларны үзе сайлап алып, күтәреп кереп, ваннадагы суга ташлау сабыйда җаваплылык, үз-үзенә канәгатьләнү хисе уятыр.

semianakaz-466300

Һөнәр сайлау — язмыш сайлау

Балачак яшен тизлегедәй үтеп китә ул. Тиздән яшүсмер булырсың, урта мәктәпне тәмамларсың… Менә һөнәр сайларга да вакыт килеп җитәр. Ә һөнәр сайлау — бик җаваплы адым ул. Түбәндәге киңәшләр сиңа киләчәгеңне хәл иткәндә ярдәмгә килер.

-Тормышта үз юлыңны, үз һөнәреңне табу бик җитди мәсьәлә, ялгышлык ясау кыйммәткә төшәргә мөмкин. Күңеленә ятмаган һөнәр сайлаган кешенең укуы да, эше дә шул чама гына, ул бернинди рәхәтлек китерми.

-Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы кем булачагын, нинди һөнәр сайлаячагын үзе өчен алдан ук билгеләгән булса, бу бик яхшы. Чыгырылыш сыйныф укучыларының күбесе уку йортларын башкаларга ияреп яки әти-әни киңәше белән, я булмаса җыелган баллар мөмкинлегеннән чыгып сайлый. Андыйларга нәрсә киңәш итәргә соң?

Мәсәлән, Америкада: мәктәпне тәмамлаганнан соң, балалар башта волонтерлар булып эшли, коллективта аралашу тәҗрибәсе туплый, эш бирүченең рекомендациясен ала. Бер үк вакытта, үзлегеннән укыйлар, кызыксыналар, университетлар тәкъдимен өйрәнәләр, физик һәм рухи үсәләр, шулчакта гына кеше үзенә хас, теләгенә һәм мөмкинлекләренә туры килгән дөрес һөнәрне сайлый.

-Әгәр ул үзе хыялланган уку йортына барырга тели икән, өстәмә имтихан бирүдән курыкмаска тиеш. Аны тапшыру өчен ул бар тырышлыгын куячак. Ә инде аны әйбәт тапшырачагына икеләнә икән, сүз дә юк, кулдагы чыпчык яхшырак.

-Хыялыгызның тормышка ашачагына ышаныгыз, моның өчен барсын да эшләгез! Тормыш тудырган кыенлык-киртәләрне җиңәргә үзегездә көч, үҗәтлек тапмыйсыз икән, киңәшнең файдасы да юк.

-Үз язмышың өчен җаваплылык хисе нәкъ менә 17-18 яшьләрдә туа. Әмма бу чорда әти-әнигә бәйлелек (территориаль, финанс, психологик) була әле. Күпләр язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алудан курка, әти-әни таләбеннән чыга алмый.

%d0%bf%d1%83%d1%82%d1%8c-%d0%b2%d1%8b%d0%b1%d0%be%d1%80

15 яшьлек балага әйтелергә тиешле сүзләр

Бала тәрбияләү — бик авыр процесс. Ул һәр ата -ана өчен дә, бала үскән, зурайган саен кыенлаша гына бара. Көннәрдән бер көнне сабыегызга 15 яшь тулыр. Менә монда инде баш авыртуларыгыз да ешаер, чөнки 15 яшь — бик авыр вакыт. Күп очракта ата-аналар баласы белән үсмер чакта нәрсә турында сөйләшергә, аңа ни әйтергә белми. Без ярдәмгә киләбез! 15 яшьлек ул-кызыгызга сез нәрсә әйтергә тиеш икәнлеген бездән белә аласыз!

1) «Мин синең иң якын дустың була алмыйм!»

«Әмма мин синең һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торучы кешең, терәгең булырмын. Чөнки мин сине туган мизгелеңнән башлап яраттым, һәм бу халәт беркайчан да үзгәрмәс!»

2) «Мәшәкатьләр гел булачак! Шуны онытма!»

 

3)»Үзең өчен уйла, баш миең шуңа бирелгән сиңа!»

«Әти-әни буларак, мин сиңа ярдәмгә килә алам, киңәшемне дә җәлләмәм. Әмма иң мөһиме бит синең авыр ситуацияләрдән мөстәкыйль рәвештә, уйлап, фикер йөртеп чыгуың. Яныңда гел мин була алмам, шуны исеңдә тот.»

4) «Дөнья бетмәде!»

«Нәрсәне дә булса дөрес эшләмәдең, ялгыштыңмы? Зыяны юк! Ялгышып кеше өйрәнә, тәҗрибә җыя. Алга таба башка бу ялгышлыкны кылма, зинһар. »

5) «Син уникаль кеше!»

«Нәрсә генә булмасын, син бит шәхес! Үзеңдә булган яхшы сыйфатларны үстерергә тырыш.»

6) «Тормышны ярат!»

«Ничек кенә булмасын, яшәү кызык, рәхәт! Һәр мизгелнең кадерен бел!»

 

 

11146_700x467

 

Тешләр сәламәт булсын [киңәшләр]

Матур итеп елмаю өчен исә, иң беренче чиратта, сәламәт ак тешләр кирәк. Шуна күрә тешләрең сызлый башласа, аларда кара таплар, тишекләр барлыкка килсә, кичекмәстән теш табибына бар. Теш табибына кимендә елга ике мәртәбә барырга киңәш итәр идек.

Фото: www.abcstom.com

Фото: www.abcstom.com

Авыру тешләрне кичекмәстән дәвалау зарур, чөнки алар — инфекция чыганагы. Авыз куышлыгында микроблар болай да күп. Теш арасында калган ризык калдыклары вакытлар үтү белән таркала, һәм авыздан тәмсез ис килә башлый. Бу исә сөйкемле, матур итеп киенгән кызга, егеткә бер дә бизәми, ә тешләрне тәрбияләү һәм карау өчен, бик зур түземлек һәм тырышлык кирәк.

Тешләреңне көнгә ике тапкыр — иртән һәм кичен — теш пастагы белән чистарт. Бу эшне ашыгып эшләмә. Тешләреңне чистартканда, теш щеткасын өстән аска таба йөрт, теш арасындагы ярыкларга аеруча игътибар ит — нәкъ менә бу урыннарда ризык калдыклары туплана да инде. Авызыңны чайкаганда, бүлмә температурасындагы судан файдалан.

Теш щеткасын ешрак алыштыр. Ул табигый материаллардан ясалса. бигрәк тә яхшы Исеңдә тот: һәр кешенең үз теш щеткасы булырга тиеш.

Ашаганнан соң авызыңны чайкарга онытма. Ашаган ризыгың теш арасында калса, калдыкларны теш чистарткыч яисә теш өчен махсус җеп белән ала аласың. Беркайчан да тешеңдә шпилька яисә энә белән казынма.

Зарарлы гадәтләрдән ерак тор: чикләвекне тешләрең белән ватма, җепне тешең белән өзмә, карандаш һәм ручка башларын кимермә.

Төрле температурадагы ризыкларны бер-бер артлы кулланмаска тырыш. Мәсәлән, кайнар чәйдән соң туңдырма ашама. Югыйсә теш эмаленең какшавы ихтимал.

Күбрәк алмага, кишер, суган һәм сарымсакка өстенлек бир, алар тешләр өчен бик файдалы.

Теш ул — тере һәм мөстәкыйль организм, аның нервлары, кан тамырлары бар. Без тешнең 1/3 өлешен генә күрәбез. Калганы уртларда яшерелгән. Уртлар тешнең иң нечкә өлешен — теш муентыгын — саклап торалар. Шуңа күрә, тешләрең сәламәт булсын өчен, уртларны да яхшы итеп тәрбияләргә кирәк. Тешләреңне чистартканда, аларга сак кына массаж ясарга онытма. Кулларыңны әйбәтләп ю да, имән бармагың белән уртларыңа әкрен генә бас. Мондый массаж тешләрне һәм уртларны ныгыта. Уртларың аз гына каный башласа да, тешләрне чистартуыңны туктатма. Шулай да сак бул һәм кичекмәстән теш табибына күрен.

Без биргән киңәшләрне исеңдә тотсаң, тешләрең һәрвакыт сәламәт булыр.

( Кызлар энциклопедиясы буенча )

Әтиләребезне тәрбиялибез [шаян киңәшләр]

1. Иртә белән.

Әтине әкрен генә уятырга кирәк. Бүлмәгә килеп керү белән кычкырма, әтине борыныннан тарта, мендәр белән битенә сукма, югыйсә, аның куркуы бар.
Назлы итеп кенә, иркәләп уят әтине! Матур сүзләр әйтеп, бит алмаларыннан «пәп» итеп…
Ашатканда әтинең геркулес боткасы ашыйсы килмәс. Тик шулай да, тырышып кара. Әти футбол карарга яратса:
— Бер кашык Аршавин өчен, бер кашык Роналду өчен… — дип, бер тәлинкә ботканы ашатып бетереп була.
2. Физзарядка.

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл! Әтине ничек тә күбрәк хәрәкәтләндерергә кирәк. «Куып тота алмассың» яки «Ат һәм җайдак» уеннарын уйнап алырга мөмкин. 😊

3. Уйландыру.

Эшкә җыенганда, әти үз ботинкасына карап, оза-а-ак кына катып торуы ихтимал. Бу вакытта аны кума, ашыктырма. Ул бит уйлый! Әйе,уйлый!
— Шундый калын күнне ничек теккәнәр икән? Ә табанны ничек итеп ябыштырганнар? Уйласын әле!😇
4.Йорт эшләре.

Әтинең ботка пешереп карыйсы килер, төймә тагасы булыр.Билгеле, иң беренче тапкыр эшләгән эше килеп чыкмаска да мөмкин. Шулай да, аны гел мактап, үсендереп тор.
— Болай эшлиләрме инде! — дип кычкыруны оныт.
Йомшак кына итеп сөйләшү мөһим.
— Ай-яй , синең кулларың нинди җитез! Кулларың алтын! -дип кат-кат әйтеп тор.

Билгеле, бу киңәшләр бары тик шаяру гына. Әмма, һәр шаяруда дөреслек бар,дигәндәй…