Ислам әхлагы һәм гадәтләре

💫🌙💫 Кычкырмыйча, шул ук вакытта әңгәмәдәшең ишетерлек итеп сөйләшү зарур. Жаргон һәм сүгенү сүзләре куллану яхшы гамәлләрдән саналмый!

💫🌙💫 Кычкырып һәм ямьсез итеп көләргә ярамый!

💫🌙💫 Очрашканда, елмаерга тәкъдим ителә.

💫🌙💫 Бәхәсләшкән очракта да сөйкемле булып калырга кирәк.

💫🌙💫 Кем дә булса берәүгә карата әдәпсез сүзләр һәм җөмләләр кулланып шаяру тыелган гамәл.

💫🌙💫 Кайнар ризыкны алырга һәм йотарга ашыкмагыз. Иң яхшысын — бераз суынганын көтү. Ризыкны суыту өчен, аңа өрергә ярамый.

💫🌙💫 Авызың тулы ризык белән сөйләшү әдәплелек булып саналмый.

💫🌙💫 Ашаган вакытта кешеләрне сәламләү рөхсәт ителә, әмма аларның кул бирешүе әдәплелек түгел.

💫🌙💫 Ашаганнан соң ук йокларга яту әйбәт түгел.

💫🌙💫 Кулларны ашаганчы һәм ашап туйгач та юарга кирәк.

Фото: pixabay.com

(«Ислам әхлагы һәм гадәтләре» китабыннан алынды)

Сөннәткә утырту: дин дә, медицина да хуплый

Сөннәткә утырту ислам кануннары буенча яшәүчеләргә генә хас, яисә яһүд милләте вәкилләре генә сөннәтле була дисәгез, ялгышасыз. Ирекле яшәү рәвешенә омтылган Америкада да моңа зур игътибар бирелә икән бит…

Интернет мәгълүматларына караганда, сөннәтләү – Америкада иң киң таралган операцияләрнең берсе. Аны яңа туган ир балаларның 80 процентына ясыйлар икән. Чагыштыру өчен: Израильдә бу сан 98 процентка җитә.

Коръәндә бу турыда да, ничә яшьтә сөннәткә утыртырга икәнлеге хакында да берни әйтелмәгән.Татарстан мөфтие урынбасары, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров болай ди:

 — Сөннәт — пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең мирасы. Туган көнне исәпкә алмыйча, җиденче көндә сөннәткә утырту – Аллаһ илчесенең күрсәтмәсе. Мөселманнарга ир баланы туганнан соң нәкъ менә җиденче көндә сөннәтләү мөһим. Бер риваятьтә болай диелә: «Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с) оныклары Хәсән һәм Хөсәенне, туганнан соң җиденче көндә, сөннәткә утыртты» (Раваху Табарани). Балигъ булу белән сөннәтле булу мөселман кешесенең бурычына әйләнә.

Чыганак: «Интертат»

Татарстан синоптиклары кисәк салкынаю турында кисәтә

Татарстан синоптиклары республикада кинәт салкынаю турында кисәтә.Төбәкнең көнчыгышында бүген, 17 гыйнварда төнлә һәм иртән аязганда һава температурасы 25- 28 градуска кадәр төшәчәк.

Республикада көндез җылыта, һава температурасы -12, -17 градус булачак, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Чыганак: «Татар — информ»

Бала утыргычлары турында законга үзгәртүләр кертелде

2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа законнар гамәлгә керде. Шулай ук балалар иминлегенә кагылышлы закон да яңарды.

Бала утыргычлары турында закон
12 яшьтән кечерәк булган балалар өчен мәҗбүри рәвештә автокресло файдалануга бәйле кагыйдәләр берникадәр йомшартылды. Хәзер 7-12 яшьлек балаларны махсус җайланмасыз да йөртергә мөмкин. Әмма алар арткы утыргычта һәм куркынычсызлык каешларын эләктереп утырырга тиеш. Ә менә баланы алдагы утыргычка утырткан очракта, автокресло файдалану мәҗбүри. Җиде яшькә кадәрге балаларны да бары тик креслога гына утыртырга рөхсәт ителә – калган барлык «тотып торучы махсус җайланмалар» куллану 1 гыйнвардан соң закон тарафыннан тыела. Машинада бала йөрткәндә закон бозу очраклары ачыкланганда, штраф күләме шулай ук калды – өч мең сум. Моңа өстәп, тагын бер яңа төрле штраф та барлыкка килде – хәзер җиде яшьтән кечерәк баланы ялгызын машинада калдырган әти-әнидән 500 сум күләмендә штраф түләтәчәкләр.

Тагын салкыннар: мәктәпкә барырга ярыймы?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы -25 С тан түбән температура булганда балаларны автобусларда йөртүне һәм районнан чыгаруны туктатырга киңәш итә.

Авыл мәктәпләре өчен: 1-4 сыйныфларда — 23 C салкында дәресләр үткәрелми; 5-9 сыйныфларда — 25 C; 10-11 сыйныфлар — 30 С салкын булганда дәресләр булмый. Шәһәр мәктәпләре өчен: 1-4 сыйныфлар — 25 C салкында мәктәпкә килмиләр; 5-9 сыйныфларга — 27 C булганда; 10-11 сыйныфларга — 32 С салкында өйдән чыкмаска киңәш ителә.

Моңа өстәп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы -25 С тан түбән температура булган очракта балаларны автобусларда йөртүне һәм районнан читкә чыгуны туктатырга киңәш итә.

Чыганак: «Татар информ»

Декабрь аеның карсыз булуын халык үзенчә юраган [сынамышлар]

Халык әйтсә, хак әйтә. Декабрь аена халык телендәге сынамышларны карап китик.

Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.

Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.

Карсыз декабрь — коры яз билгесе.

Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.

Декабрь җилле икән, март җылы була.

Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара.

Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.