«Таз хикәяте» /Татар халык әкиятеннән/

Бер патша булган. Ел саен оста сөйләүчеләрне чакырып китерә дә икән бу, алларына бер кисәк алтын куеп: “Дөньяда юк нәрсә турында сөйләгез, кемгә “булмас!” дип кычкырам, бу алтын шуңа була. Әгәр “була торган хәл” дип әйтәм икән, аның аркасына йөз тапкыр чыбыркы төшәчәк”, — ди икән. Сөйләүчеләр күп була ди, тик алар һәммәсе дә чыбыркы “ашап” кына кайтып китәргә мәҗбүр булалар икән.

Менә бервакыт патша янына хәйләкәр Таз килгән. “Әй, падишаһым! – дип сөйләп киткән ул. – Без бабай белән бу якларга әле әти туганчы ук килеп төпләндек. Умарталык асрый башладык. Һәм умартада ничә корт барын белә идек”.

“Була торган хәл! ” – дигән патша.

“Бервакыт ике бал корты югалды, — дип дәвам иткән Таз. Бабай мин аларны эзләргә җибәрде. Көне буе эзләдем, табалмадым. Бер агач астына йокларга яттым. Төнлә ниндидер тавышка уянып киттем. Итекләрем үзара сугышып ята икән. Көчкә аердым…”

“Була торган хәл!” — дигән тагын патша, инде аны чыбыркыламакчы булган.

Таз аңа игътибар итмәгән, сөйләвен дәвам иткән: “Иртән тагын киттем. Бара торгач, бер дуңгыз көтүенә килеп чыктым. Көтүчесе бик ямьсез һәм бөкре карт иде. Үзе сәләмә киемнәргә төренгән. Якын килеп карасам, шаккаттым: ул синең әтиең иде, падишаһым!”

Шул урында патша сикереп торган да, зәһәрләнеп: “Моның булу мөмкин түгел!” – дип кычкырган.

Халык шаулаша башлаган. Таз алтынны алган да, башын югары күтәреп, сарайдан чыгып киткән.

Серле бүләк турында хикәя

Айрат кайтып кергәндә өйдә беркем дә юк иде.

— Менә ничек рәхәт! — дип уйлады Айрат. Ул аш бүлмәсеннән бер савыт печенье алып керде дә, диванга кырын ятып, телевизордан яраткан мультфильмын карый башлады.

Кинәт шкаф артыннан ниндидер тавыш ишетелде. Айрат куркып куйды. Кемдер йөргән кебек тә тоелды. Менә каяндыр бер кара әйбер килеп чыкты. Ул киез итек булып чыкты. Ә нигә селкенә соң ул? Әллә җанлымы икән? Бервакыт укытучы апалары җанлы һәм җансыз предметлар турында сөйләгән иде. Их. тыңлап утырган булсам, киез итекләрнең ни өчен хәрәкәт итүен белер идем, дип уйлады малай. Як-ягына каранды да диван почмагында яткан йомшак уенчык тычканны үрелеп алды һәм аны киез итеккә томырды. Шулвакыт итек эченнән кечкенә песи баласы килеп чыкты да уенчыкка сикерде. Бу песи баласын туган көненә дип әтисе алганын белми иде әле Айрат.

Камилә МОРАТОВА,
Актаныш,Иске Айман.

Кара төс ни өчен кирәк?

Айдар рәсем ясарга ярата. Менә бүген дә ул, төсле карандашлар алып, өстәл янына килеп утырды. Әтисе аңа ап-ак кәгазь бирде.
Иң башта Айдар йорт ясап куйды. Ул йортның түбәсен кызылга, ә тәрәзәләрен зәңгәргә буяды. Аннары йорт янәшәсенә бакча ясады. Бакчада исә ямь-яшел агачлар, ә ямь-яшел агачларда кызарып пешкән алсу чияләр, алтын-сары алмалар пәйда булды. Аннан соң Айдар көмеш сулы елга ясады. Көмеш сулы елга буйлап ап-ак кораб йөзеп килә иде.

%d0%bf%d0%be%d0%b4%d0%b3%d0%be%d1%82%d0%be%d0%b2%d0%ba%d0%b0-%d0%ba-%d1%80%d0%b8%d1%81%d0%be%d0%b2%d0%b0%d0%bd%d0%b8%d1%8e
Әмма шул мәлне йортны… кызыл телле ут-ялкын ялмап алды.
– Ни ясыйсың, улым? – диде аңа әтисе.
– Сугышны ясыйм, әти, – диде Айдар һәм буш калган урынга танклар, танклар артына исә кулларына автомат тоткан сугышчыларны ясап куйды. Боларның һәммәсен дә ул яшел, коңгырт төсләр белән чуарлады. Ак корабка да туп көпшәсе ясап куярга онытмады. Ә йортны ялмап алган ялкын телләрен Айдар бакчадагы агачларга күчерде.
– Ә хәзер инде, улым, бөтенесен дә кара төскә буяп чык! – диде аңа әтисе.
Айдар көмеш сулы елганы да, ап-ак корабны да, яшел-коңгырт танкларны да – һәммәсен-һәммәсен кара төскә буяп куйган иде дә… Менә сиңа тамаша – аның барча рәсемнәре юк булды. Аптырашта калган малай әтисенә карады.
– Улым, мин бит сиңа ап-ак кәгазь бирдем, ә син аны кап-кара иткәнсең, – дип, әтисе башта көлеп куйды. Аннары исә, җитдиләнеп:
– Сугышның, улым, бер генә төсе бар, – диде. – Кара төс ул… Шундый заман җитәр – сугышлар бөтенләй булмас! Менә шул чагында синең улың да кара төс белән кара карлыгачларны гына ясар!

Марат ЗАКИР

Малай һәм кадаклар

Яшәгән ди, булган ди начар холыклы бер малай. Беркөнне әтисе аңа бер капчык кадаклар бирә дә, начарлык эшләп, дусларын үпкәләткән саен аларны баганага кагарга куша.

Беренче көнне малай утыз җиде кадак кага. Алдагы атналарда ул сабыр, дуслары белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тырыша.

Шулай итеп, коймага каккан кадаклары көннән көн кими бара. Кадакларны кагуга караганда, сабыр булып калырга күпкә жиңеллерәк икән!
Менә, ниһаять, коймага бер кадак та кагылмаган көн килеп җитә. Шунда, малай әтисе янына килеп, бу сөенечле хәбәрне аңа да җиткерә. Әтисе аңа икенче бирем бирә: яхшы гамәл кылган саен коймага кагылган кадакларны берәм-берәм тартып чыгарырга куша. Көн артыннан көн үтә. Инде менә, ниһаять, малай коймадагы бөтен кадакларны да кире тартып чыгара.

Әтисе улын койма янына алып килә һәм әйтә: “Улым, син үзеңне яхшы тоттың, ләкин кадаклар калдырган шушы тишекләргә кара әле. Син кешеләр белән ачуланышып, аларга авырлык китерә торган ямьсез сүзләр әйткән вакытта, кешенең күңеленә дә менә бу тишекләргә охшаган яра китерәсең. Инде ул кешедән күпме генә гафу үтенсәң дә, яра барыбер кала. Күңел ярасы тән ярасы кебек үк авырта, йөрәкне елата.»

Начар кешеләр белән берәүнең дә дуслашасы килми! Ә бит дуслар – ул сирәк  хәзинә, алар сиңа сөенеч бүләк итәләр. Дусларың булу – бик зур бәхет, моның кадерен белү кирәк…”
Кечкенә малай әтисенең әлеге сүзләрен гомерлеккә исендә калдыра. Алдагы көннәрендә кешеләр белән бары дус-тату яшәргә тырыша.

кад

Сабыем.ру