Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

«Сабантуй» журналының март саны

04 марта 2025 «Сабантуй» журналының март саны

 

«Сабантуй» журналында яз кәефе! Иң матур ел фасылының беренче саны балаларга мавыктыргыч һәм файдалы язмалар тәкъдим итә.  

Тышлыкта укучыларыбызны Казан шәһәренең 186 нчы лицееннан Мифтахова Аделина каршы ала. Аделина җырлый да, фортепианода да уйный, өстәвенә, актерлык осталыгы буенча дәресләр дә ала. Һәряклап та уңган-булган кыз белән якыннанрак фотокомикс аша таныштырабыз.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чыгып килүче сәхифәдә герой-шәһәрләрне яктыртуыбызны дәвам итәбез. Бу юлы журнал «калкан шәһәр» – Смоленск белән таныштыра. Мәшһүр Смоленск сугышы һәм дошманнарга ничек каршы тору турында әлеге битләр сөйләр.   

Шулай ук бу санда «Сабантуй» журналы призларына көрәш буенча Татарстан беренчелеге мизгелләре дә чагыла. Гадәттәгечә, укучыларыбызны борчыган проблемаларга чишелешне «Миңа ярдәм кирәк!» сәхифәсендә психолог Люция Ибәтуллина таба. Ә «Үземне өйрәнәм» битләре йөзебез күрке – күзләр сәламәтлегенә багышлана. Табиб күзләрне сакларга өндәп, укучыларга файдалы киңәшләр биреп уза.  

«Тәмлетамак» белән рестораннардагы кебек бургер ясарга, ә «Балама» остаханәсендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә иң газиз кешеләребезгә бүләк әзерләргә өйрәнергә мөмкин. Алар белән шулай ук видеоформатта да танышып була.

Журналның әдәбият битләренә килгәндә, балаларга танылган шагыйрь Булат Ибраһимов иҗаты әзерләнде. «Мәшһүр татарлар» сәхифәсе исә күренекле композитор Җәүдәт Фәйзинең тормыш юлыннан кызыклы өзекләрне яктырта.

Әлбәттә, журналда ай саен балаларның әкият-хикәя һәм шигырьләре дә дөнья күрә. «Канатлы ат», «Яшь хәбәрче» сәхифәләрендә тугры укучыларыбызның иҗат җимешләре урын ала.

Эш беткәч уйнарга да ярый. Файдалы сәхифәләрдән соң ял итәргә вакыт калырга тиеш. Ял битләрендә кызлар һәм малайларга кызыклы башваткычлар, антистресс буягыч һәм сканворд тәкъдим ителә. «Сабантуй» журналы белән бер дулкында булыгыз. Безнең белән балачак тагын да күңелле узар!