Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Бүген Сабантуй була!

Ур-ра, ур-ра! Сабантуйлар дәвам итә! Бүген Горки-Әмәт урман паркында нәкъ менә сезнең өчен балалар Сабан туе оештырылачак, дуслар! Әти-әниләрегез белән килеп, монда рәхәтләнеп күңел ача аласыз.Сезнең...

Ур-ра, ур-ра! Сабантуйлар дәвам итә! Бүген Горки-Әмәт урман паркында нәкъ менә сезнең өчен балалар Сабан туе оештырылачак, дуслар! Әти-әниләрегез белән килеп, монда рәхәтләнеп күңел ача аласыз.
Сезнең өчен бау тартыш, капчык киеп йөгереш, көянтә белән су ташу һәм башка күңелле уеннар оештырылачак. Ә җиңүчеләрне, гадәттәгечә, бүләкләр көтәчәк. Шулай ук конкурсларда катнашучыларның аквапаркка, кинотеатрга, күзәтү боҗрасына билет оту мөмкинлеге дә булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Бәйрәм буе сәхнәдә җыр-моң өзелмәячәк, гомумән, бик күңелле булачак!
Башлану вакыты: 18.00. сәгатьтә. Рәхим итегез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев