ИҖАТ
Үчти-үчти итәр бу... Татар балалары өчен үчтеки уеннары
Бишек баласына туган телгә мәхәббәтне ничек сеңдерергә? Әлбәттә, халык авыз иҗаты аша. Бу әкиятләр дә, шигырьләр дә, мәкаль-әйтемнәр дә. Әмма әле теле дә ачылмаган, тәпи дә йөри белмәгән балаларны өйр...
Бишек баласына туган телгә мәхәббәтне ничек сеңдерергә? Әлбәттә, халык авыз иҗаты аша. Бу әкиятләр дә, шигырьләр дә, мәкаль-әйтемнәр дә. Әмма әле теле дә ачылмаган, тәпи дә йөри белмәгән балаларны өйрәтеп буламы? Була! Үчтекиләр аша.
Бүген “үчти-үчти иткәндә” әйтелә торган такмаклар онытылып бара. Ә бит элек-электән безне әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз нәкъ менә шулай үчтекиләп үстергән. Яшь әниләргә ярдәм йөзеннән үчтекиләрне барлап, бер җиргә тупларга булдык. Алар бик җиңел ятлана, шуңа кирәге чыгар дип ышанабыз.
Интернет киңлекләрендә эзләсәң, үчтекиләрне табарга авыр түгел. Иң беренчеләрдән булып ике бала анасы Айгөл Әюпованың шул исемдәге төркеме ачыла. Әлеге проект татарча тәрбия өчен кирәкле булган материалларны туплаган. Баланы үчтекиләү өчен анда менә бу халык авыз иҗаты үрнәге урын алган:
1. Үчтеки-үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә-үсә зур булыр,
Бигрәк матур кыз булыр.
Үчтеки-үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә-үсә зур булыр,
Бик батыр егет булыр.
Тагын бер танылган үчтеки – шагыйрь Ренат Харистан. Балалар өчен китапларда аның менә бу әсәре урын алган:
2. Үчти-үчти үчтеки,
Үсте китте кечтеки.
Үсте, үсте — зур булды,
Таза һәм матур булды,
Акыллы, зирәк булды,
Һәркемгә кирәк булды.
Сабыйларны үчтекиләгәндә тагын менә мондый дүртьюллыклар такмакларга мөмкин:
3. Карга әйтә, карр-карр,
Мичтә бәлеш бар-бар.
Мичтән бәлеш алыр идем,
Өйдә кунак бар-бар.
4. Үчти-үчти итәр бу,
Үсеп буйга җитәр бу.
Үтеп барган бар кешегә
Сәлам биреп китәр бу.
5. Үчтеки-үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки,
Илдә-Җирдә бер булыр,
Бер дип әйткән ул булыр.
6. Минем кызым бик иркә,
Башларында кәсинкә,
Күлмәге дә сәрпинкә
Аягында – бәтинкә,
Алтын чәчле, зәңгәр күзле
Коеп куйган кәртинкә.
Менә мондый такмак та бар:
7. Тук, тук, тукран,
Тукылдатып утырам.
Мичтә бәлеш пешәме?
Шуны көтеп утырам.
Халык авыз иҗатыннан тагын берничә үрнәк:
8. Минем кызым дәү кебек,
Бакчадагы гөл кебек.
Ике күзе янып тора,
Кара бөрлегән кебек.
9. Минем балам бал кебек,
Сыгылып торган тал кебек,
Авызы-борыны уймактай,
Өсте утырган каймактай.
10. Кызым, кызым, кыз кеше,
Кызыма килгән йөз кеше
Йөз кешенең арасыннан
Сайлап алыр бер кеше.
11. Бигрәк матур, күз тимәсен,
Кемгә охшаган, кем төсле.
Утырадыр бишегендә
Чәчкә аткан гөл төсле.
12. Үчти-үчти, аппагым,
Иң яраткан такмагым.
13. Һоп-һоп, һоп-һоп,
Үс, бәбкәем, зур син.
Аякларың ныгысын,
Үс син, үс син, зур үс син!
Үсеп буйга җитәр бу,
Галим булып китәр бу.
Үзенең туган иленә
Тырышып хезмәт итәр бу.
Һоп, һоп, һоп!
Ә сез балаларыгызны үчтекиләгәндә нинди такмаклар әйтәсез?
Рания САДЫЙКОВА туплады
//Интертат.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев