Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Фёдор Шаляпин (1873–1938)

Фёдор Шаляпин 1873 нче елның 13 нче февралендә Казанда крестьян гаиләсендә туа. Кечкенә чакта ук ул итекче һөнәренә өйрәнә. Шаляпиннар гаиләсе ярлы була, шуңа да булачак җырчы кечкенәдән эшли башлый.

Шаляпин балачактан матур тавышы белән аерылып тора, әнисенә кушылып җырлый, чиркәү хорына йөри. 1889 нчы елда Фёдорны Казан шәһәр театрына статист (сүзсез рольләрне башкаручы) итеп эшкә алалар. Ул анда опера һәм драма әсәрләрендә уйный. Хәзерге «Динамо» стадионы урынындагы Панаев бакчасында җырчы беренче тапкыр үзен артист буларак сынап карый.

1909 нчы елда Шаляпин Казанның хәзерге Ирек мәйданында урнашкан Казан Ратушасында соңгы концертын куя. Алга таба җырчы туган шәһәренә бары тик якыннарын һәм дусларын күрү өчен генә кайта. Шаляпинның Казан белән бәйле иң яраткан урыннарының берсе – Кабан күле. Ул анда балык тотарга йөргән.

Казан әле дә Фёдор Шаляпин эзләрен саклый. Әйтик, хәзерге Пушкин урамында Лисицин йорты урнашкан. Нәкъ менә шул йортның агач флигелендә Шаляпин дөньяга килгән дә инде. Кызганыч, янкорма сакланмаган, әмма төп бинаны бүген дә барып күрергә була. 

Казанда Шаляпинга багышланган музей юк. Әмма җырчы турында мәгълүматны М.Горький музеенда табарга мөмкин, чөнки язучы Фёдор Шаляпинның якын дусты булган. Музейда җырчының шәхси әйберләре саклана. Казанның Бауман урамында исә Шаляпинга багышлап зур һәйкәл куелган. Һәйкәл урыны очраклы гына сайланмаган. Янәшәдә генә кечкенә Фёдорны чукындырган Богоявленский соборы урнашкан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев