Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Ике миллионлык “Су анасы”: татар телендә эшләнгән топ-5 мультфильм

Барыбыз да кечкенә чакта әниләрен әкият сөйләтеп аптыраткандыр. Туган телебездә мультфильмнар булмагач, әкиятләр генә ярдәм итә иде шул. Әмма бүгенге көндә татар мультипликациясе күпкә алга киткән һәм...

Барыбыз да кечкенә чакта әниләрен әкият сөйләтеп аптыраткандыр. Туган телебездә мультфильмнар булмагач, әкиятләр генә ярдәм итә иде шул. Әмма бүгенге көндә татар мультипликациясе күпкә алга киткән һәм без сезгә татар телендә эшләнгән топ-5 мультфильмнарын тәкъдим итәбез.

Беренче урында иң күп караулар җыйган мультфильм Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте. Мультфильм 2 миллион карау җыйган, комментарийларда исә “бик матур мультфильм” дип язучылар арасында татарлар гына түгел, рус, төрек, казах халкы да бар.
Мультфильм анимация ягыннан да бик яхшы эшләнгән, Су анасы үзе ни генә тора, төнлә тарак эзләп килү күренешендә үземнең дә кукуымнан “каз тәннәрем” чыкты! Бу ышандыру көченә ия булган мультфильм һичшиксез балаларга кеше әйберен алырга ярамаганын аңлата алачак.
Икенче урында 255 мең карау җыйган мультфильм кабат татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның «Шүрәле»се. Мультфильм башында автор сүзләре белән бергә матур анимацион күренешләр бара. Әсәрнең авторы Габдулла Тукай да мультфильмда күрсәтелә, бу алым бик уңышлы, безнеңчә, мультфильмны караган балалар бу персонаж белән кызыксынырга, таныш булырга тиеш. Ә Шүрәле белән Былтырның очрашуы, ягъни әсәрнең кульминациясе Былтырны тавышлы иткән кеше, музыка ярдәме белән тагы да көчәя һәм зур тәэсир калдыра.

Киләсе мультфильм кечкенә яшьтәге балаларга гына түгел, яшүсмерләргә дә кызыклы булырга тиеш. «Кисекбаш» мультфильмының башлам өлешендә “Печән базары” турында җыр рәвешендә бәян ителә. Әмма мультфильмның бер мизгеле караучылар арасында сорау тудырган. Комментарийларда «Кисекбаш»тагы чегән хатынының тышкы кыяфәте һәм ир-кешенең башын әйләндерүе турында зур бәхәс бара.

Дүртенче урында Абдулла Алишның “Куян кызы” әкияте буенча ясалган мультфильм тора. Бу “мимимишный” мультфильм 215 мең карау җыйган. Нәни куян баласы белән аның әнисе татар милли киемнәрдән булганы да сөендерми калмый. «Куян кызы» рус балаларына да кызык булырга тиеш, чөнки әсәрдә К.И. Чуковскийның “Айболит”ы да катнаша.

Исемлегебезнең бишенче урынында кем дисәгез, кабат Габдулла ага Тукайның әкияте. “Кәҗә белән сарык” әкияте буенча эшләнгән мультфильм 210 мең карау җыя алган. Мультфильмда Рамил Курамшинның татар халкы яратып тыңлаган «Кошларга Җәмилә» көе кулланыла. Бу көй авыл күренешләрен күрсәтү, йорт хайваннары характерларын тасвирлау өчен бик яхшы сайлау, безнеңчә.

Нәтиҗә ясап, без исемлектәге күпчелек мультфильмнар Габдулла Тукайның әкиятләре буенча эшләнгәнен күрдек. Әгәр дә сез балаларыгызны кече яшьтән үк татар теленә гашыйк итеп, аның әдбияты ярдәмендә тәрбияләргә, яисә үзегез бу әкиятләрне яңа форматта исегезгә төшерергә телисез икән, бу исемлектәге һәм тагын бик күп татар телендә эшләнгән мультфильмнар сезнең өчен менә дигән вариант.
Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев