Ренат Харис «Нарый белән Сарый»
Шагыйрьгә 6 нчы майда 85 яшь тула.
Бер кечкенә шәһәрдә
(авыл дисәк тә ярый)
бик әйбәт малай яши.
Исеме аның – Нарый.
«Нигә Нарый?» – дисезме?
Әлегә генә шулай.
Бераз үскәч, Нариман
булыр әле ул малай...
Шаяра да белә ул,
үзе җитди һәм тыйнак.
Утырмый көне буе
телефон белән уйнап.
Ул инде укый белә –
укый этләр турында.
Очырта белмәсә дә,
җыя ала дрон да.
Үскәч ул, беләсезме,
чик сакчысы булачак,
маэмае белән бергә
ил сагында торачак.
Маэмае аның – Сарый!
Дөресе – Сары маңгай.
Үзе ап-ак, маңгаен
сары буяуга манган.
Сарый сизгер колаклы,
үткен күзле, борынлы –
тиз ишетеп өлгерә
очып йөргән дронны
һәм «һау-һау» диеп өрә –
дрон барын белдерә.
Сарый акыллы көчек,
ул сәләтле өйрәнчек –
утыр, дисәң, утыра,
сикер, дисәң, сикерә...
Ә Нарый аңа шундук
тәмле сохари бирә.
Ә Сарый сохарины
кетер-кетер кимерә.
Шулай ныгыта тешен.
Теше – чуерташ ише!
Ләкин ул кайчакларда
өрә, өрмә, дисәң дә.
Андый чакта сохари
калып тора кесәдә.
Сүз тыңламаган эттән
яхшы булышчы көтмә!
Сарый инде хәзер үк
күп нәрсә эшли белә:
оясы түбәсенә
бер сикерүдә менә,
футбол тубы артыннан
йөгерә, куып тота,
кап-кара бер мәчене
«һау-һау» диеп куркыта,
Нарыйның телефонын
борын төртеп кабыза,
нидер әйтмәкче булып,
кабып тота авызда
һәм «һау-һау» диеп өрә –
телефон төшә җиргә.
Ә Нарый моны күрә,
аңа шелтә белдерә.
Сарый татарча аңлый,
ләкин сөйләшә алмый –
татарча сөйләшергә
эт булу комачаулый...
Дәвамын моннан укы.
Маэмайларның телләре
тора бер генә сүздән,
һәм ул сүз бик тә таныш
безнең һәрберебезгә.
«Һау-һау» диеп өргәндә
син аларны күзәтсәң,
аңлыйсың: койрык селкеп,
«рәхмәт!» дигән сүз әйтә.
Ә Нарый тырыш малай,
Сарый да әйбәт маэмай,
бик тә, бик тә тырыша –
шуыш дисәң, солдат кебек,
тавыш-тынсыз шуыша.
Дрон дисәң, күк йөзен
күзәтә башлый тизрәк,
зуррак чебен күрсә дә,
ул, өреп, хәбәр бирә....
Ә Сарый чик сакчысы
була алмады әле –
Нарый аңлатып биргәч,
маэмай аңлады хәлен.
Хәзер чикне сакларга
ныклы әзерлек кирәк.
Ә андый әзерлекне
төрле мәктәпләр бирә:
авыл, шәһәр мәктәбе,
хәрби училищелар...
Яхшы укучыларга
Академия дә бар!
Андый уку йортларын
бетермәгән ич Нарый,
ә чик сакчысы булып
уйнарга, менә, ярый.
Нарый боларны белә.
Ул бер дә борчылмады,
этнең маңгаен кашып,
тынычландырды аны:
– Мин, Сарый, сентябрьдә
мәктәпкә керәм, – диде, –
син дә вакытны бушка
уздырып йөрмә инде –
этләр мәктәбенә кер,
шунда чап, шунда сикер,
өйрән төрле эшләргә,
дошманнарны тешләргә,
мина исен сизәргә,
салкын суда йөзәргә,
кайнарга да түзәргә,
җимерек өй эченнән
исән кеше эзләргә,
тавыш-тынсыз йөрергә,
дрон күргәч, өрергә,
утка-суга керергә,
танктан курыкмаска,
киеп йөрергә каска, –
дигән Сарыйга Нарый.
Нарый сүзләрен Сарый
тыңлап бетергәч, өргән:
маэмайлар мәктәбенә
йөрергә вәгъдә биргән.
Әле бит җәй үтмәгән,
көз дә килеп җитмәгән.
Үзең кара, күр: әнә,
Нарый рюкзагын Сарый
күтәрергә өйрәнә –
ике аякка баскан,
рәсемле рюкзак аскан,
муенында – бинокль,
башында – хәрби каска...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев