Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Сәер көн

Алмаз Гыймадиев

(Шаян хикәя)

– Ән-ә-әй! Кайда минем телефон?

Маратның колак тондыргыч әче тавышын ишетеп, әнисе кухнядан атылып чыкты:

– Тордыңмы йокыдан?.. Нәрсә дисең, улым? Әнә ич! – ул тумбочка өстендәге чыбыклы өй телефонына ымлады.

– Аны әйтмим лә. Смартфонымны күрмәдеңме дим?!

– Нәрсәңне?.. Нинди сма... смарт... – әнисе кулын тастымалга сөртә-сөртә улы янына килде, сәерсенеп аңа текәлде.

– Менә, кичә шушында, өстәл өстенә куйган идем... – Марат аптырап иңбашларын сикертте. Аннары янә кычкырып җибәрде. – Ә компьютерым кайда? 

– Әллә нинди, кеше аңламаган телдә сөйләшәсең, улым... Анысы ни-нәмәрсә инде тагын?

Марат күзләрен зур ачып әнисенә карады:

– Кыланма инде! Беренче апрель түгел бит бүген. Әйт, кайда куйдың телефон белән компьютерымны?.. Абау! Ә планшетым кайда?..

Тавышка олы яктан әтисе чыкты.

– Йәле, йәле, нинди буран кузгалырга тора монда? – диде ул елмаеп.

Маратның «әйберләрем югалган...» дигән сүзләре әнисенең «әллә ниләр таптыра...» дигәне белән бергә укмашып, һавада аңлаешсыз сүзләр боткасы барлыкка килде.  

– Стоп! Стоп! Тынычланыгыз! – әтиләре җитдиләнде. – Тәртип белән сөйләгез... Улым, нәрсәң югалды?

– Компьютерым! 

– Компьютер – бик зур агрегат, ул заводларда гына бар, синең компьютерың берничек тә була алмый, – дип аңлатты әтиләре, укытучы дәрестә сөйләгәндәй. – Тагын нәрсәң югалды?

Марат ни әйтергә белмичә, авызын ачып, әтисенә карап катты: 

– Телефоным... – дип пышылдады аннары.

– Ә телефон – әнә, тумбочка өстендә, ул һәммәбезнеке дә. Уртак. Гаиләбезнеке. Кешеләрнең аерым телефоны була алмый. Тагын нәрсәң юк?

– Планшет...

– Планшет – хәрбиләрдә була. Анысы документлар, боерыклар йөртү өчен махсус күн сумка.

Марат сүзсез калды. Ул ни дияргә белми аптырап әти-әнисенә карап торды да, күрше бүлмәдәге апасына кычкырды:

– Гөлгенә-ә-ә!

– Гөлгенә апа диген, агач тел! – ишектә апасы күренде. – Нәрсә булды? – ул, зур күзләрен тутырып, берәм-берәм өйдәгеләргә карады. – Ни булды?..

Апасыннан яклау, үзенә теләктәшлек көткән иде Марат, әмма...

– Бәлки киләчәктә һәркемнең үз телефоны булыр... – дип серле генә елмайды апасы. – Эх, шәп булыр иде, ә! Урамнан барасыңмы, табигатьтә ял итәсеңме – шалт – кесәңнән тартып чыгарасың да, «алло, алло!» – ул колагына телефон куйган кыяфәт ясап алды.

Маратның түземлеге төкәнде:

– Сез... сез... сез сүз берләшеп миннән көләргә уйлагансыз! – диде ул ачулы тавыш белән һәм өй телефоныннан дусты Рамилнең «мобильнигын» җыярга кереште. Ни гаҗәп...

Хикәянең ахырын моннан укы.




 

...«номер недоступен» иде. Ул кабаланып аларның өй номерын җыйды:

– Алло, Мәдинә апа, Рамил кирәк иде... Рамил, алло?..

Рамилнең сүзләре аны бөтенләй шок хәлендә калдырды.

– Марат, братан, син саташасың бугай, әллә ниләр турында сөйлисең, – диде тегесе. – Әйдә, велосипедта йөреп керәбез, кармак чыбыкларын да алам, балык тотарбыз...

Өйлә намазын укып болар янына чыккан бабасы да әлеге колак ишетмәгән яңа сүзләрдән, яңа әйберләрдән хәбәрдар түгел иде – аптырап, оныгының маңгаен тотып карады.

Малай велосипедын сөйрәп урамга чыгып китте... Бүгенге хәлләр аның башына сыймый иде. Нинди сәер көн... Нәрсә соң бу?.. Аптыраш, билләһи...  

Ул чыгып китүгә, Гөлгенә, елмаеп, өйдәгеләргә карады:

– Урра! Барып чыкты бит планыбыз! Ничек урамга куып чыгарырга белми идек үзен. Әти, компьютерлары чоланда торып торсын пока, яме... Вакыты җиткәч бирербез...

– Шалтыратырга онытмагыз... – әтисе телефонга ымлады.

– Ә-ә-ә, әйе шул... – әнисе ашыгып трубкага үрелде. – Алло... Мәдинә... Рамилгә әйт, бик зур рәхмәт диген, яме! Әйе, чыгып китте... Сезгә китте, әйе...

Ул тагын ашыгып берничә номерны җыйды:

– Хәмит, алло! Маратның әнисе бу... Отбой! Сиңа шалтыратып тормады... Булды, булды, нәкъ без көткәнчә булды...  Динар, алло, наным... Фаил... Әйе, әйе, планыбыз барып чыкты...

  Фото: Татар-информ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев