Китапханәнең серле дөньясы

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне
Россиядә беренче китапханә 1037 елда барлыкка килә. Китап патшалыгына Киев шәһәрендәге София соборында Ярослав Мудрый нигез сала. 27 май исә Россиядә китапханә көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1795 елда Россия милли китапханәсенә нигез салына. Иң элек ул Император китапханәсе исемен йөртә.
Казанда исә җәмәгать китапханәсе ачылачагы турында карар 1830 елда кабул ителә, ләкин китапханә ачылмый кала.
1844 елда «Казан губернасы хәбәрләре» газетасының бүлек мөхәррире Николай Второв әтисе Иван Второвның шәхси китапханәсен — 903 исемдәге 1908 томлык китап һәм вакытлы матбугат җыелмасын — Казан шәһәренә бүләк итә. Китаплар күп еллар үзләренең лаеклы урынын таба алмый.
1865 елның 10 гыйнварында китапханә ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны үзенә җәлеп итә. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсе көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губернасы хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора.
1917 елдан «Үзәк губерна китапханәсе» дип йөртелә башлый. 1965 елдан «Республика фәнни китапханәсе» дип атала. 1991 елда «Милли китапханә» исемен ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.