Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Баландышым – горурлыгым

Авылым урамыннан әкрен генә атлап барам: күңелем белән аның өлкәннәр сөйләгәннән үткәнен барлыйм, бүгенгесен уйлыйм, киләчәген күзаллыйм.

Авылым урамыннан әкрен генә атлап барам: күңелем белән аның өлкәннәр сөйләгәннән үткәнен барлыйм, бүгенгесен уйлыйм, киләчәген күзаллыйм.

Минем туган авылым Баландыш табигате, хезмәт сөючән халкы, яңа төзелешләре белән сокландыра. Авылымның уртасыннан ике инеш үтә. Ә инеш буйларында чишмәләр, җырлый-җырлый, Мишә елгасына агып төшәләр. Ә бу елга буендагы болыннарны, шомырт һәм баланлы әрәмәләрне язып, сөйләп кенә аңлатып булмастыр, минемчә.

Табигать биргән шушы гүзәллекне тагын да матурлап, авылым көннән-көн үсә, төзекләнә һәм яңара.

Саланың иң матур урыны булган тау битенә баскетбол, футбол уйнар өчен спорт мәйданчыгы төзеделәр. Тиздән авылыбызның нәкъ уртасында балалар өчен ял паркы калкып чыгачак. Әле генә төзекләндерелгәннән соң ачылган мәдәният йорты һәм китапханә үзе генә ни тора! Без хәзер сөенә-сөенә көн саен диярлек шунда ашыгабыз.

Туган ягым халкы табигатьне кадерли, саклый һәм яңарта. Бу эшне беренчеләрдән булып, Котдус бабайның оныкчыгы Габдулла абый башлап җибәрде. Ул бай тарихлы Котдус чишмәсенә җан өрде. Аннан соң бертуган Рөстәм һәм Самат Мөхәммәтшиннар авылыбыз уртасына әниләре истәлегенә Гөлчирә чишмәсен ясады. Күп тә үтмичә, Данияс абый белән Ильяс абый да Сәйкә урамы халкын шифалы су белән тәэмин иттеләр.

Билгеле, бу үсеш-үзгәрешләрнең башында Баландыш авылы җирле үзидарәсе башлыгы Рөстәм абый Мөхәммәтшин тора. Мин авылдагы әлеге үзгәрешәрне күреп шатланам һәм шушы яклардан булуым белән горурланам.

Нурфия Заһидуллина,

Теләче районы Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев