Иң яхшы җитәкче – бездә

Телләр белгән – илләр гизгән, ди халык. Бу мәкаль бүгенге көндә дә бик актуаль. Телләрне өйрәнү кешенең хәтерен яхшырта, башка илләрдә яшәүче халыклар белән аралашу мөмкинлеген тудыра.
Безнең башкалабызда күп телләрдә камил сөйләшүче, татар мөһитен үстерүдә үз өлешен кертүче кешеләр бар. Шуларның берсе – Шәмсетдинов Айдар Илдар улы. Ул 165 нче мәктәпнең директоры. Айдар Илдар улы татар, рус, инглиз, гарәп һәм төрек телләрендә камил сөйләшә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләрен, Роберт Миңнуллин шигырьләрен инглиз теленә оста тәрҗемә итүче дә. Шулай ук төрек теленә тәрҗемә иткән әсәрләре дә бар.
Айдар Илдар улы татар гаиләсендә тәрбияләнә. Мәктәптә укыганда инглиз теле белән ныклап кызыксына башлый. Мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт педагогия университетында инглиз теле укытучысы белгечлеге буенча укый. Педагогик эшчәнлеген 46 нчы мәктәптә директор буларак башлый. Хәзерге көндә Яңа Савин районының 165 нче мәктәбендә директор булып эшли. Рәсәйдә иң яхшы директорлар конкурсында җиңүче, югары квалификацияле укытучы.
Телләр белү өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?
Иң мөһиме – баланың үзенең теләге булырга тиеш. Күп китаплар уку да хәтерне яхшырта. Төрле телләрдә язылган әдәби әсәрләр, телевизион тапшырулар карау да телләр өйрәнүдә ярдәмгә килә.
Айдар Илдар улы – бик тә кызыклы, үзенчәлекле һәм белемле укытучы һәм җитәкче. Аның инглиз теле дәресләре кызыклы һәм файдалы үтә. Ул татар теленнән инглиз теленә, төрек теленә һ.б. телләрдә тиз генә күчеп, үзенең белеме белән хөрмәт хисләре тудыра.
Аның укучылары да инглиз һәм испан теленнән тәрҗемәче белгечлегенә укып, чит тел укытучылары булып эшлиләр.
Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче мәктәп укытучылары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.