Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кулларыннан гөл тама

Алтын куллы мөгаллим

Бер-ике минут кына… Юл читендә торган халык арасына кереп китте. Кызыксынуы көчле булганда әнинең бер-ике дигәне берничә дистә минутларга сузылганын беләм. Кая туктарга  уйлады соң әле ул? Рәхәтләнеп бәйрәм тамашасын карап йөргәндә... Нәрсә җәлеп итте соң аны дисезме? Тирә-ягын кызлар, апалар һәм әбиләр чолгап алган бер апа. Башына матур итеп калфак беркетеп куйган,янәшәсендә кулдан чиккән мендәр тышлары, урындык япмалары тагын әллә ниләрдән ясалган күргәзмә. Нишлиләр икән монда? Күңелле генә тамаша кылып, җилдән җитез чапкан атларны карыйсы урынга, вак-төяк белән вакытны уздырасы килми иде килүен. Зурлар эшенә кысылганым булмаса да,бер урында озак тора алмавым үзенекен итте. Яннарына киттем.

   - Чигү эше кызыксындырмый инде. Син егет кеше. Улым, шул матурлыкны тудыручы кешенең кем икәнен беләсеңме соң син? – дип әни сорау арты сорау яудыра башлады. Имтихан мени!

 Күргәнем дә бар, таныш та кебек инде. Вконтакте социаль челтәрендә дә кул эшләрен куеп бара. Әәә искә төште! Бу-Йолдыз апа! Безнең күрше урамда яшәүче, физика фәнен укыткан Гөлфәридә апаның кызы.

Йолдыз Сәяф кызы Мөхәммәдиева физика һәм математика укытучысы. 1983нче елдан белгечлеге буенча Иске Комазан мәктәбендә эшләгән. Үз эшен төгәллек белән һәм яратып башкара. 1992нчы елдан бүгенге көнгә кадәр Мамадыш муниципаль районы мәгариф бүлегендә математика һәм табигать фәннәре буенча методист булып эшли. Кайда гына хезмәт куйса да хезмәттәшләре,авылдашлары аны хөрмәт итә.

«Шома чигү, тамбурлы чигүләр – бу минем яраткан шөгылем. Кул эшләре белән балачактан ук кызыксынам. Әнидән өйрәндем. Хәзер кешеләрне дә  өйрәтәм. Татарларның сәнгать иҗатының иң традицион һәм борынгы төрләреннән берсе булган тамбурлы чигү белән мендәрләр, тастымаллар, ашъяулыклар, сөлгеләр чигәргә яратам. Мин татар орнаментының барлыкка килү һәм үсеш тарихын, төсен җентекләп өйрәндем. Татар милли чигү традицияләрен дәвам иттерәсем, үстерәсем килә. Сәнгать белгечләренең барлык монографияләрен диярлек укыдым. Минем тарафтан чигү белән кызыксынучы кызлар, хатын-кызлар өчен «Кич утырганда» дигән проектымны эшләдем. Ул чигү техникасына гына түгел, татар орнаменты символикасы белән танышуга да өйрәтүче төрле яшь төркемнәргә исәпләнгән» - ди Йолдыз апа.

Кул эшләнмәләре белән кайларда гына булмаган остаз, нинди генә күргәзмәләрдә катнашмаган. Районыбызда узган бер чарада Йолдыз апаның күңел җылысын биреп чиккән эшләнмәләреннән башка узмый. Чиләбе өлкәсендә узган Сабантуйга да барып, милләтәшләребезне, башка халыкларны милли бизәкләребез, чигү үрнәкләре белән таныштырган. Тцрле бщйгелщрдщ катнашып дщрщьщле дипломнарга да ия.

Ире Илсур абый белән Йолдыз апа өч кыз үстергәннәр. Алар да әниләренең, әбиләренең эшен дәвам итәләр. Шундый авылдашым булу белән горурланам мин.

 

Нурфат Мәрданов

Мамадыш районы Урта Кирмән урта гомумбелем мәктәбенең 

7 нче  сыйныф  укучысы

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев