Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Май канаты үрергә өйрәндек

Хәзер шәһәрдә генә түгел, авылда да камыр ризыкларын заманчалаштырып, синтетик пумала белән майлый башладылар. Каз канатыннан махсус матур, тигез итеп бәйләнгән кабарып торган май канатына җитәме соң?! Май канатын оста итеп бәйләүче өлкәннәребез бар чагында нигә әле балаларыбызга шуны өйрәтмәскә?!

Татар халкының борынгы заманнардан бирле килә торган үзенә хас йолалары бар. Шуларның берсе – каз өмәсе. Туган-тумача, күрше-тирә, җиткән кызларның җыелышып җырлый-җырлый, истәлекләр уртаклашып каз йолкуы бик күңелле күренеш. Ул бит әле хатын-кызның тырышлыгын, уңганлыгын да күрсәтә. Аның иң күңелле вакыты – чистартылган казларны көянтә башына элеп, су буена юарга бару. Элекке заманнарда өмәгә башлыча җиткән кызлар чакырылган. Ә кич белән алар  өмә булган өйгә җыелганнар. Егетләргә  “каз канаты сату” бик күңелле йола булган. Биредә җырлап-биеп, күңелле такмаклар әйтеп рәхәтләнеп күңел ачканнар, монда яшьләр еш кына парларын сайлаганнар. Бер дә бүгенге дискотекалардан ким булмаган. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт өстәгән.
Көзге айларда үзебезнең авылларда да каз өмәләре узды. Элеккечә үк гөрләп тормаса да, муллык, хезмәт бәйрәме бит ул. Күпләр инде ул казларны каклап, җилдереп саклауга куйды, ярминкәләргә алып барып, шәһәр халкын сөендерде. Мамыгыннан йомшак мендәр тутырдылар, канатларын бәйләп, чөйгә элеп куйдылар.

Бер көнне шулай телевизордан бик матур итеп “Каз канаты” дигән җырны сузалар:

Каз канаты каурый-каурый,

Коймак майларга ярый.

Уйнамагач та көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый...

Бу җыр миңа бик матур фикер бирде: нигә әле балаларны җыеп, өлкәннәрне чакырып, камыр ризыкларын майлый торган май канатын үрү буенча осталык дәресе уздырмаска?! Кызларыбыз белеп үссеннәр. Югыйсә, хәзер шәһәрдә генә түгел, авылда да камыр ризыкларын заманчалаштырып, синтетик пумала белән майлый башладылар. Каз канатыннан махсус матур, тигез итеп бәйләнгән кабарып торган май канатына җитәме соң?! Май канатын оста итеп бәйләүче өлкәннәребез бар чагында нигә әле балаларыбызга шуны өйрәтмәскә?!

Мастар-класс (хәзер шулай дип йөртәбез бит инде) көткәннән дә кызыклы, файдалы үтте. Авылыбызның иң оста май канаты үрүче Тәнзилә әби каз канатын сыеру тәртибен, канат итеп тезгәннән соң, төсле җеп белән канатларны бер-берсенә беркетүне бер дә иренмичә аңлатып, күрсәтеп торды.

Кызлар аның артыннан шәп итеп кабатлап барды. Ә без, өлкәннәр, аларның йөгерек кулларына куанып, сокланып туймадык. Төрле буын кешеләренең җылы аралашуы, эш барышындагы киңәшләр, әңгәмәләр дә бик урынлы булды. Кызлар әниләренә матур итеп үрелгән май канатлары алып киттеләр, ир балаларны да канатсыз җибәрмәдек. Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, бик тәмләп, бергәләшеп чәй дә эчтек.

 

Тәнзилә Шәйхнурова, Тукай районы Күзкәй китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев