"Сабантуй" почтасыннан: Без - Тукай иленнән...


Тукай иҗаты мәңгелек. Без Тукайдан ерагая барган саен Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була, бөеклеге арта гына бара. Шагыйрьнең шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга һәм һәм аны сакларга өнди.
Габдулла Тукай дөньяда 27 ел гына гомер итсә дә, безгә үзенең онытылмас иҗатын калдырды. Заманында Чыңгыз Айтматов: “Тукай миңа 27 түгел, ә 270 ел яшәгән кебек тоела”, дигән иде. Без, Тукай булганда — татар, татар булганда Тукай яшәячәген елга бер түгел, ә көн саен, минут саен истән чыгармаска тиеш. Чөнки Тукай — уникаль, кабатланмас шагыйрь һәм татар әдәбиятының иң күренекле вәкиле, бөек шәхес.
Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан Габдулла Тукай иҗатына багышлап “Тукай марафоны” башланып китте. Шул марафон кысаларында Күзкәй авылы китапханәсендә “Без — Тукай иленнән” дигән шигырь бәйрәме булды. Китапханәгә яратып йөрүче балалар: Кашапова Айзилә, Стасенок Алеся, Ленар Гыйлманов, Мәрьям Фархетдинова, Азалия Хаматовалар бик матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр. Китапханәчеләр Энҗе Галиахметова һәм Гөлназ Хабирова Шүрәле һәм Су анасы булып балалар белән уеннар оештырдылар, Гөлсинә Хаҗиева төрле конкурс һәм викториналар үткәрде. Балалар уеннарда, сорауларга җавап бирүдә бик теләп катнаштылар. Үзем “Тукайга чәчәкләр” дигән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырдым. Балаларның әти-әниләре ярдәме белән ясалган рәсемнәре һәм кул эшләре дә бәйрәмнең матур бизәлеше булды.
Кичәбезнең ахырында Тукайның “Китап” исемле шигырен укып, заманча флеш-моб ясадык, бергәләп “Туган тел” җырын башкардык. Ә һәркемнең күңелендә бер уй: Тукай – ул мәңгелек. Тукай – халкыбызның раушан көзгесе. Тукай иҗаты ул – чиксезлек...



Тәнзилә Шәйхнурова, Тукай районы Күзкәй авылы китапханәчесе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.