Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Тузга язмаганны сөйләмә

Хикәя

Безнең күршедә  ялгыз гына Мәймүнә исемле бер әби яши.  Ул бик олы инде, яше дә 90га җитеп килә. Аны авыл халкы  «Мәмү әби», ә күптән белгән өлкәнрәкләр «Тузга язмаган» диләр. Ничек инде, ни өчен дип аптырыйм?! Шундый матур, әкиятләрдә генә сурәтләнә торган, һәрчак шат куңелле, кеткелдәп көлеп тора торган әбигә  «Тузга язмаган» дигән кушамат тагалармы инде? Булмаганны?!

Менә шушы матур Мәймүнә әбинең сөйләгәнен тыңлап торсаң, исең китәрлек! Аның белән сөйләшкәндә шундый рәхәт була. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

Әнием дә аның турында «Театр артистлары да Мәймүнә әби кадәр оста итеп сөйләшә белми, татар теле, әдәбият дәресләренә кунакка чакырыгыз үзен, күпме мәгълүмат белерсез», ди.  Әйе, сүзгә тапкыр, җор телле ул безнең күрше әбиебез. Һәрчак сөйләменә мәкаль-әйтемнәр, «канатлы сүзләр», шигырь, җырлардан мәгънәле матур юлларны шундый урынлы кулланып сөйли. Гомер буе китапханәче, я укытучы булгандыр диярсең!

Ә Мәймүнә әбинең язмышы бик авыр елларга туры килгән. Күп балалы гаиләдә үскән, колхозда гади эшче булган, яшь чагында бик теләсә дә, белем алып, Казанга китеп укырга керә алмаган. Озак еллар урын өстендә яткан авыру әнисен караган. Әтиләре дә, 3 абыйсы да  сугыштан кайтмаган, кечкенә сеңлесе дә кыска гомерле булган. Шул кайгылардан әнисе урын өстенә егылган. Мәймүнә әби әнисен ялгыз калдырмаган, аны тәрбияләгән. Шундый күп авырлыклар күрсә дә, аның бер вакытта да зарланганын, күңеле төшкән чагын күргән булмады. Ул һәрчак кешеләргә ачык йөзле, тәмле телле булды.

Җәй көне ул һәрчак табигатьтә йөрергә ярата.  Я кулына үргән кәрҗинен асып Байгыл тугаеннан җиләктән кайтып килә, я таягына тыянып, Әүлия  чишмәсе буенда бөтнек җыеп йөри, я кулын каш өстенә куеп, авыл башындагы Сабантуй үткәрелә торган якка – Торна кырына карап тора. Ә йөзендә ихлас елмаю,  соклану!

Мәймүнә әби авылдагы һәр кешегә якын итеп эндәшә: «Үскәнем, алтыным, и бәгырь җимешләре, сандугач балалары, бәхет алмалары, Ходай бүләкләре.... нинди генә матур сүзләр ишетмисең аны юлыңда очратсаң. «Бөек Тукай да бит «эш беткәч кенә уйнарга ярый!», дигән, эшләгәнең әткәң-әнкәң өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен, багалмам, эштән күз курка, кул эшли ул, иртә торсаң – ит пешә, соңга калсаң – бит пешә»..., дип бөтен авыл баласын эшкә өндәп йөри ул. «Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга!» дигән бит, әнә Ленин бабагыз!» Шулай булгач, белемең булса, меңне егарсың, телләр белсәң, илләр гизәрсең, дип белми әйтмәгәннәр әби-бабайлар, дип тә өсти.

Шулай бервакыт кояш баегач, без авыл малайлары белән аның арткы яктагы бакчасында үскән алмагачын басарга булдык. Янып торган сап-сары  кытай алмаларына караган саен авыздан сулар килә иде.  Мәймүнә әбидән бер-ике алма өзеп алыйк әле, дип сорарга читенсенә идек нигәдер. Качып кына урласак, белмәс диеп уйладык. Кичке эңгер-меңгер төшкәч, без, өч малай, әкренләп кенә килеп, ябырылдык бит шул алмагачка. Кесәләр дә, кепка да, футболканың кайтарып капчык ясап куйган алгы өлеше дә тулды. Ә үзебез һаман шарт та шорт килеп алма йолкыйбыз. Үзебез һаман пырх-пырх көлә-көлә, җитте инде, булды-булды, әйдә китик тизрәк», дибез.

Шулвакыт янәшәдә генә Мәймүнә әбинең кет-кет көлгәне ишетелмәсенме?! «И рәхмәт төшкерләре, и җанкай-җанашларым, бик әз җыйгансыз бит әле. Моны «Ә» дигәнче ашап бетерәсез бит сез, кече телегезгә дә йокмый бит бу.  Ник аны урлаган-урлаган капчык белән килмәдегез инде...» дигән була бит тагын.  Ә без  мондый матур сүзләрдән телсез калып, тораташтай каттык.  Без каракланып, алма басып йөрибез, ул бездән көлеп, «Рәхмәт төшкерләре» дип тора – шаккатмалы хәл бит! Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булдык... И кызардык, и оялдык та соң, колаклар уттай янды. Шул вакытта ник бер кычкырып, шелтәләп сүз әйтсен! Без берәм-берәм гафу үтенә башладык, каушаудан «Мәмү әби... Мәймү әби, без, без... без ни...  без бүтән беркайчан да алай итмибез, урламыйбыз. Гафу ит инде безне. Әниләргә әйтмә инде!» дия-дия гафу үтендек.

Мәймүнә әби безне аркабыздан килеп кочып алды да: «Сез бит акыллы балалар, кызыгып кына кергәнсез бит сез, шундый матур алтын алмаларга күз төшми каламы соң? Курыкмагыз, бер сүз дә әйтмәм өйдәгеләрегезгә. Әнә тегендә алмаларның нинди матурлары качып калган әле сездән. Тагын бераз җыегыз инде, бүтән кермибез, дисез бит. Кайткач тәмләп ашарсыз, әниләрегезне дә сыйларсыз, Мәймүнә әби бирде диярсез», дип безне капкасын ачып озатып калды.

Шул вакытта Мәймүнә әбинең сабырлыгына, безне орышмавына аптырадык. Дустым Ильясның шунда «Мәймүнә әби урынында минем бабай булсамы?! Уууу, шәп эләккән булыр иде безгә кычыткан сабаклары. «Алма караклары» дип даныбызны авылга чыгара иде түлке!» дип әйтеп куйганы хәтердә калган. 

Мәймүнә әби нинди генә киң күңелле булса да, кешеләр белән аралашырга бик яратса да, гайбәт һәм ялган сөйләгәнне бер дә яратмады. Күңеленә ошамаган гайбәт, үзе ышанмаган берәр вакыйга, я хәбәр ишетсә,  «тузга язмаганны сөйләмә» дип кырт тукта иде. Менә шуннан «Тузга язмаган» кушаматы ябышып калган да инде  аның үзенә. Безнең «хулиганлык» турында да авылда сүз таралгач, «Тузга язмаганны сөйләмәгез! Нинди алма караклары булсыннар ул сабыйлар.  Мин карап торганда җыйдылар бит алар. Балакайларга  яла  якмагыз!», дип безне яклап чыкты ул. Менә шуның өчен дә бик яратабыз, нык хөрмәт итәбез без күрше Мәймүнә әбиебезне. Ул дөньяда берәү генә, фәрештә кебек андый яхшы күңелле әби башка юк. «Тузга да язылмаган» дибез.

 

Камил Фазыл улы Шәмсетдинов, Балтач районы, «Балтач гимназия»се. 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев