Балага иртәнге ашка бирергә ярамаган 5 продукт
Баланың файдалы иртәнге ашы үз эченә энергия бирә торган клетчатка, аксым һәм "сәламәт" майны тупларга тиеш. Сәламәт булмаган ризык исә баланы хәлсез итә, артык авырлык җыюга китерә, хәтта озакка сузы...
Баланың файдалы иртәнге ашы үз эченә энергия бирә торган клетчатка, аксым һәм "сәламәт" майны тупларга тиеш. Сәламәт булмаган ризык исә баланы хәлсез итә, артык авырлык җыюга китерә, хәтта озакка сузылучан авырулар үсеше куркынычлыгын арттыра ала!
Бу язмада балаларга иртән ашарга киңәш ителмәгән продуктлар һәм аларны алмаштырырдай ризыклар тәкъдим ителә.
КОРЫ ИРТӘНГЕ АШ
Коры иртәнге ашны балалар бик ярата. Кайбер зурлар да шунда сөт яки йогурт кушып, сабыйларына иртәнге ашны шулай әзерли - тиз һәм тәмле бит. Ләкин бер дә файдалы түгел, чөнки анда шикәр бик күп (100 г - 363 ккал). Клетчатка кебек мөһим компонент монда һәр 100 граммның 3-сен генә тәшкил итә. Димәк, бер-ике сәгать үтүгә балагызның тагын ашыйсы киләчәк.
Нәрсә белән алмаштырырга: яшелчәләр белән йомырка тәбәсе.
ЦИТРУСЛЫ ФРЕШЛАР
Җиләк-җимеш кислотасы ашказанына авырлык китерә, HCl кислотасы бүленеп чыгуына китерә. Көн саен цитруслар ашау һәм аларның суын эчү зыянлы: аларда псорален һәм фурокумарин дигән яктылык сизүчән химик матдәләр бар, бу матдәләр тән тиресен кояш нурларына каршы ныклылыгын киметә.
Нәрсә белән алмаштырырга: үлән чәе.
ЧИ ЯШЕЛЧӘ ҺӘМ ҖИЛӘК-ҖИМЕШ
Балага иртәнге ашка чи яшелчә һәм җиләк җимешләр бирмәгез. Алардагы кислота буш ашказанына файдага түгел. Әйтик, хөрмә һәм помидорда пектин белән танин күп, ул матдәләр - ашказанында таш барлыкка килүгә сәбәпче.
Нәрсә белән алмаштырырга: яшелчә ашы. Иртән аны ашау гадәти булмаса да, организм аны тиз үзләштерә, көн дәвамында ашказанында газ барлыкка килми.
АЧЫ СӨТ ЭЧЕМЛЕКЛӘРЕ
Бала ашказаны өчен ачы сөт эчемлекләре зыянлы түгел, ләкин файдасы да юк. Алардагы иң файдалы ачы сөт бактерияләре (лакто- һәм бифидо-) үзләштерелмичә, ашказанның агрессив ачы мохитендә үлә. Йогурт ише эчемлекне бала иртәнге аштан соң берәр сәгатьтән эчсә, яхшырак.
Нәрсә белән алмаштырырга: мүк җиләге (клюква) морсы. Анда С, А, Е һәм К витаминнарының тулы тәүлек нормасы, В группасы витаминнары тәүлек нормасының 1/3-е бар. Шулай ук морс калий, фосфор, кальций микроэлементларының чыганагы.
КАМЫР РИЗЫКЛАРЫ ҺӘМ БУТЕРБРОДЛАР
Ипидә булган углеводлар канда шикәрне арттыра, зур күләмдә инсулин эшкәртеп, ашказаны асты бизен (поджелудочная железа) какшата. Организмдагы артык инсулин баланың тән авырлыгы артуына китерә. Өстәвенә, чүпрәле камыр ризыклары (бигрәк тә кайнарлары) газларны барлыкка китерә.
Нәрсә белән алмаштырырга: табигый кипкән җиләк-җимеш, бал һәм кыяклы (злаковый) батончиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев