Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җәлил хәзрәт дәресләре

Фәрештәләр

Аллаһ җир йөзенә фәрештәләрне, кешеләрне, хайваннарны, җеннәрне яралтты. Фәрештәләр нурдан яралган, шуңа да алар кеше күзенә күренми. Фәрештәләр ашамыйлар-эчмиләр, йокламыйлар да. Алар көн-төн Аллаһка гыйбадәт кылалар.

Фәрештәләргә Аллаһ акыл бирде, нәфес бирмәде. Хайваннарга нәфес бирде, ә акыл бирмәде. Кешеләргә акыл да, нәфес тә бирде. Шуңа да кешенең бу җирдәге бөтен яшәеше – акыл белән нәфес көрәше ул. Әгәр шушы көрәштә акылы җиңеп чыга икән, Аллаһ Адәм баласын фәрештәләрдән дә югары күтәрә.

Фәрештәләр бик күп. Алар арасында иң мәшһүрләре дүртәү: Җәбраил – пәйгамбәрләргә Аллаһ сүзен китерүче, Газраил – җан алучы, Микаил – җил, табигать белән идарә итүче, Исрафил – кыямәт көне җиткәч, сур быргысын кычкыртучы фәрештә.

Җәбраил фәрештә, Аллаһка шөкер итеп, 40 мең ел буе бертуктаусыз намаз укыган. Намазы тәмам булгач, Аллаһка: «Миңа караганда да күбрәк шөкер итүче булырмы икән?» – дигән. Аллаһ аңа: «Кешеләр җир йөзендә 60–70 ел төрле мәшәкать, сынау, авырулар эчендә яшәрләр. Аларның җирдә укыган 2 рәкагәть намазы минем өчен синекенә караганда кадерлерәк. Кеше, намаз укыр өчен, нәфесен җиңәргә тиеш», – дип җавап биргән.

Һәркайсыбызның ике җилкәсендә ике фәрештә бар. Берсе – яхшылыкларны, берсе начарлыкларны язып бара. Шуңа да һәр адымны, һәр эшне уйлап үтәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев