Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Аллаһка ышану

Җәлил хәзрәт дәресләре

Җирне, күкне безнең өчен бар иткән һәм бөтен галәмнең хуҗасы – Аллаһ Тәгалә. Ул бар һәм бер. Ул бөтен нәрсәдән өстен. Бар нәрсәне күреп, ишетеп, белеп тора. Һәр гамәлебез, эшебез өчен аның каршында җавап бирәсебез бар. «Лә илләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәдүр рәсүлүллаһ», – дип әйтәбез икән, без Аллаһтан башка зурларга тиеш һичбер зат юк икәнен таныйбыз.

Иман ике өлештән тора – Аллаһны зурлавыбызны тел белән әйтү һәм күңелебез белән ышану. Физика законнары буенча карасак та бөтен галәм бер тәртипкә буйсына. Бу хәл – хуҗаның бер булуын раслый. Ньютон ачкан шундый закон бар беренчел тәэсир көче нольга тигез булса, әйбер тик тора. Ә галәмдә бер генә тик торган әйбер дә юк, бөтен нәрсә һәрвакыт хәрәкәттә. Димәк, беренчел тәэсир итү көче ноль булмаган дигән сүз.

Аллаһ Тәгалә нинди ул, кайда ул дип сорау дөрес түгел. Без Җир йөзендә яшибез. Монда үлчәм дигән әйбер: озынлык, биеклек, киңлек, вакыт бар. Кеше шушы кысаларда гына уйлый ала. Ә Аллаһ вакыттан, үлчәмнәрдән өстен һәм бөтен кимчелектән пакь.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев