Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала тапканнан соң фигураны тәртипкә китерәбез! Ябыгу серләре.

Күп очракта, бала тапканнан соң гадәти диеталар гына ярдәм итми. Монда туклану системасына тулысынча күзәтү ясау һәм үзгәрешләр кертү кирәк. Хәзер тәкъдим итәчәк киңәшләр күкрәк сөте имезмәүче яки име...

Күп очракта, бала тапканнан соң гадәти диеталар гына ярдәм итми. Монда туклану системасына тулысынча күзәтү ясау һәм үзгәрешләр кертү кирәк. Хәзер тәкъдим итәчәк киңәшләр күкрәк сөте имезмәүче яки имезеп туктаган әниләргә туры килер.

Беренче һәм иң гади кагыйдә: камыр ризыкларын, баллы тәм-томнарны, кыздырылган ашамлыкларны һәм алкогольне рационнан алып атыгыз. Шулай ук кичке 18:00-19:00 соң чәйләп йөрүләрне дә туктатыгыз. Бала белән саф һавада йөрегез, мөмкинлек булганда иркенләп йоклагыз.
Мондый режим ияләшүне таләп итә. Кәеф булмаганда пицца, бургер, баллы десерт ашап куясы килә. Никадәр озак дөрес туклану нигезләренә таянсагыз, шулкадәр бу системага ияләшеп, рәхәтен күрерсез.
Шуңа да туклану системасын бозганчы, үзалдыгызга түбәндәге мотивацион максатларны куегыз.
1. Миңа ач йөрергә ярамый!
Ябыгучыларның күбесе ашамый яки бик әз ашый башлый. Бу дөрес түгел. Бу очракта күпчелек вакытта авырлык китми, киткән очракта да бик тиз кире кайта. Алма, эремчек, йогурт ашап куегыз. Тамак та тук, ашказаны да канәгать. Ике сәгать саен организм азык кабул итсен.
2. Тиздән мин беренче нәтиҗәләрне күрәчәкмен!
Дөрес туклануга күчеп, яраткан "Напалеон"ны бүтән ашый алмыйм дип кайгырмагыз. Бу системага ияләшкәч сезнең аны ашыйсы килү теләге калмаячак. Мисал өчен, "Мин 50 кг булырга телим" дип максат куегыз. Һәм шул максатка барыгыз да.
3. Мин азыктан ни телим?
Мин ябык булырга телимме? Әллә тортмы? Кайсы теләк көчлерәк? Җавабыгыз ук сезгә туры юл күрсәтер. Гадәттә, десертның үзе түгел, ә аны ашагандагы шатлык хисләрен кабатлыйсыбыз килә. Баллыны организм түгел, ә баштагы уйлар сораганын аңлау мөһим. Яки баллыны дөрес ризыклар белән алмаштырырга өйрәнегез. Торт урынына җиләк-җимеш, хөрмә ашап куегыз. Тора-бара бу гадәт тормыш режимына әверелер.
4. Минем кунакка/юбилейга/туйга барасым бар! Мин матур булырга тиеш!
Үзегезне матур итеп күз алдына китереп илһамланып йөрегез.
5. Минем ябык түгел, сәламәт һәм матур буласым килә.
Күп кенә хатын-кызлар ябыгу процессын "Ничек бар - шулай яратыгыз!" дип өзәргә ярата. Шул чакта сәламәтлегегез турында искә алыгыз. Баллы, кыздырылган, камыр ризыклары гастрит һәм язванын якын дуслары. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Сәламәт кеше һәрчак матур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев