Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланың сөйләме белән тугач ук шөгыльләнә башларга кирәк

Бала үсә, ә сез аның сөйләшә башлаганын түземсезлек белән көтәсезме? Барысын да үз җаена куеп, баладан беренче уңышлар көтеп яту - ялкау ата-ана эше. Сабые өстендә эшләү тактикасын һәр әти-әни үзе сай...

Бала үсә, ә сез аның сөйләшә башлаганын түземсезлек белән көтәсезме? Барысын да үз җаена куеп, баладан беренче уңышлар көтеп яту - ялкау ата-ана эше. Сабые өстендә эшләү тактикасын һәр әти-әни үзе сайларга тиеш.

Кадерле минутларны югалтмагыз: баланың сөйләме белән тугач ук шөгыльләнә башларга кирәк. Гадәттә, әни кеше баласы белән һәрдаим сөйләшә инде ул. Мисалга, балагызның игътибары төшкән предметны сурәтләп бирегез. Бала сөйләм аша авазларны хәтерендә калдыра.
1 яшькә кадәр баланың сөйләм өчен җавап бирүче баш мие өлешләре формалаша, шуңа да беренче 12 ай сөйләм үсешенең нигезе булып тора. 3 яшькәчә баш миенең барлык өлешләре дә формалашып бетә, шушы арада вакытны югалтмагыз.

Сөйләшергә өйрәтү этаплары:


1. 3-4 ай. Бу чорда баланың "ааа", "гуу" авазларына, ягъни беренче аралашуына җавап бирү мөһим. Сөйләгәндә ул сезнең ирен йөрешен күрсен.
2. 4-5 ай. Балага аудиоәкиятләр, тыныч музыка, табигать тавышларын тыңлата башлагыз.
3. 7-8 ай. Бу вакытка бала инде әйләнә-тирәдәгеләрнең сөйләмен әкренләп аңлый башлый, башында предметларны сүзләр белән чагыштыра.
4. 1 яшьлек баланың запасында 10-лап сүз була. Тора-бара 2 сүзлек җөмләләр төзи башлый. Сүзләр саны бик тиз үсә. Сөйләшүегез монологка әйләнеп калмасын, ике яклы аралашу булдырыгыз.
5. 1,5 яшьтә кушымчалар да дөрес чыга башларга тиеш. Балага кычкырып әкиятләр, шигырьләр укыгыз. Рәсемле китаплар күрсәтегез.
6. 2 яшьлек бала 200 сүз белә. Әгәр балагыз болай да әйбәт сөйләшә башлаган икән, аны барыбер дә үз иркенә куймагыз. Систематик характердагы дәресләр бирегез. Аны һәрдаим мактап, үсендереп торырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев