Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага ничә яшьтән акча бирә башларга була?

Хәзерге вакытта акчага дөрес мөнәсәбәт, өстәл артында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре кебек, бик тә мөһим.

Мөгаен, күпчелек әти-әниләр бу сорауга җавап эзлидер. Кемдер: “Яшең әле кечкенә”, ‒ дип, балага акча күрсәтмәү ягында булса, икенче берәүләр кечкенәдән сораган һәр әйберсен алып, сабыйны үзләре үк бозып бетерә. Үсә төшкәч, бала әти-әнисеннән үз теләгәнен “акыртып” сорый башлый. Теләгенә ирешә алмаса, акрынлап, кесәгә керүе, җинаять юлына басуы да ихтимал.

Хәзерге вакытта акчага дөрес мөнәсәбәт, өстәл артында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре кебек, бик тә мөһим. Шуңа күрә кечкенәдән баланы акча белән эш итәргә өйрәтергә кирәк. 

Финанс мәсьәләрен чишелә торган проблема итеп кабул итегез. Шул  вакытта сез балада акчага карата уңай фикер тудырачаксыз. Балалар әти белән әнинең акчага бәйле ызгышларын ишетмәскә тиеш. Еш кына гаиләдә ир хатынын күп акча туздыруда, хатын ирне саран булуда гаепли. Мондый сөйләшүләр бала колагына ишетелмәсен.

Мәктәп яшеннән баланы гаилә бюджетын алып бару мәсьәләләрендә катнаштырырга мөмкин. Өлкәннәр белән бергә чыгымнарны планлаштыруда катнашсын, акча салу мөмкинлеге турында фикер алышсын. Шулай итеп ул чыгымнарның кая тотыласын үзе дә аңлый башлый, кыйммәтле әйберләрдән баш тартып, үз мәнфәгатьләрен генә түгел, ә башка гаилә әгъзалары турында да истә тотачак.

Әгәр бала саный белә икән, керемнәрне һәм чыгымнарны бергә исәпләргә кирәк. Әкренләп тоту өчен бераз акча бирергә була. Тик алдан бала белән сөйләшеп кую зарур. Мәсәлән, күпмедер акча атнага бер генә тапкыр бирелә. Бала шуны аңларга тиеш: әгәр ул бирелгән акчаны шул ук көнне тотып бетерсә, аңа атна буе акчасыз торырга туры киләчәк. Шул рәвешле бала акчаны дөрес тотарга, планлаштырырга өйрәнәчәк. Акчаны аз-азлап җыеп барырга күнектерү дә мөһим. Берәр күләмлерәк, затлырак әйбер алырга максат куеп, акчасын җыеп барсын. Үз акчасына алынган әйбер кадерлерәк тә булачак.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин:

7-8 яшендә бала кайбер товарларның бәяләрен белеп, өлкәннәр белән гаилә бюджетын планлаштыруда катнаша ала.

9-10 яшьтә  тоту өчен акча бирергә була. Тик баланың акчасы кая тотылуын күзәтеп барырга кирәк. Бала үз  бюджетын планлаштырганда сез дә катнашыгыз.

14-16 яшендә үсмер үзе дә берәр җиңелрәк эшкә урнашып, хезмәте өчен акча ала башларга мөмкин. Шуңа күрә бу вакытта ул акча “таш астында” ятканына, бары тик хезмәт куеп, тырышып кына акча эшләргә мөмкин икәнлегенә төшенә, акчаның кадерен белә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кирэкле фикерлэр язылган. Рэхмэт Сабантуй журналы.