Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага “Ярамый” дияргә ярамый?

Башта сабыйны тырыша-тырыша үрмәләргә, йөрергә, калак тотып ашарга өйрәтәсең, аннары тизрәк сөйләшә башлавын көтәсең. Максатка ирешелгәч исә иң кызыгы башлана: сабыйга теләсә кая менәргә, йөгерергә, п...

Башта сабыйны тырыша-тырыша үрмәләргә, йөрергә, калак тотып ашарга өйрәтәсең, аннары тизрәк сөйләшә башлавын көтәсең. Максатка ирешелгәч исә иң кызыгы башлана: сабыйга теләсә кая менәргә, йөгерергә, пычранып ашарга, быты-быты сөйләшергә ярамый... Адым саен  ярамый, ярамый, ярамый!
Фото: pixabay.com
Соңгы вакытта бу сүзне бик еш әйтә башладым әле, җәмәгать. Өйдә бер эш эшли алмыйм, көнем ике яшьлек кызым артыннан йөреп уза. Ул болай да тиктормас иде инде, тик хәзер гомумән “бозылды”. Көне буе нинди этлек эшлим микән, дип  уйлап йөри диярсең... Я кәнәфи, диварларга рәсем ясый, обойларны умыра, тәлинкә-стаканнар очыра  – нервыларың гына чыдасын. Миңа исә тәртипле, бер урында тик кенә утыра торган бала кирәк. Мультфильм булса да карасын иде ул! Тик юк... Көнем һаман шул бер “ярамый” сүзен кабатлап уза.
“Исең киткән икән, бөтен әниләр шундый инде ул”, – дияргә ашыкмагыз. Сезгә, хәтерләсәгез, бала алып кайтыр алдыннан махсус лекцияләргә йөрдем дип сөйләгән идем инде. Андагы бер тема минем хәтергә бик каты сеңеп калган. Психолог безне – булачак әниләрне –  нәни балаларга беркайчан да “ярамый” дип әйтмәгез дип кат-кат кисәткән иде.  Беренче бала белән авырлы хатынның ни эше булсын, әлбәттә, мин  бу лекцияне исем китеп тыңладым. Балама беркайчан да “юк” дип әйтмим дип үз-үземә кат-кат сүз бирдем. Тик менә түземлек кенә нибары ике елга җитте: авызым “ярамый” дип ачылган хәзер.
Күп әниләр моңарга чыннан да игътибар итмиләрдер, мөгаен. Тик бала тәрбияләү эшендәге бу пункт минем күңелне тырнап тора иде. Шуңа күрә өстәмә мәгълүмат тупларга, китаплар укырга карар кылдым да инде. Һәм, беләсезме, нәрсә аңладым? “Ярамый” сүзе белән шактый сак булырга кирәк икән. Төп киңәшләрне сезгә дә китерәм, файдасы тияр бәлки:
❤ Психологларның күбесе “ярамый” сүзе бала тормышында һичшиксез булырга тиеш дип белдерә. Тик ата-ана бу сүзне әйтү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Нигә ярамый, кайчан ярамый – сабыйга барысын да тәфсилләп аңлатырга кирәк.
❤ Нәрсәне дә булса тыйганда шуны онытмагыз: “ярамый” сүзен артык күп куллану бала үсешенә тискәре йогынты ясарга һәм гомумән аны туктатырга сәләтле икән. Бала тарафыннан кылына торган күп кенә тәртипсезлекләр (сүз уңаеннан, аларны бары тик без генә тәртипсезлек дип уйлыйбыз) аны иҗади һәм эмоциональ яктан үстерә. Мәсәлән, белгечләр нәни балага “йөгермә”, “менмә”, “кычкырма” кебек сүзләрне әйтүне гомумән тыя. Чөнки болар - дөрес итеп үсә, камилләшә торган баланың табигый ихтыяҗы.
❤ “Ярамый” сүзен әйткәндә интонация дә зур роль уйный, ди. Ул балага боерык буларак яңгырарга тиеш түгел.Ә киресенчә, дусларча гына әйтелергә тиеш.
❤ Әгәр дә йорттагы өлкәннәрнең берсе сабый өчен нәрсәне дә булса тыйган икән, башкаларына моны рөхсәт итү шулай ук ярамый. (Моны укыгач, күпләр әби-бабайларны күз алдына китергәдер). Гомумән, бала өчен тыелган нәрсәне ата-ана үзе эшләргә тиеш түгел.
Фото: pixabay.com
Кыскача менә шушылар, җәмәгать. Дөресен генә әйткәндә, әлеге киңәшләрне истә тоту, гамәлдә куллану шактый катлаулы булып чыкты. Тик мин идеаль әни булырга тырышам. Сез дә миңа кушылыгыз. Үз-үзенә ышанган, максатчан балалар үстерик. “Ярамый” сүзен минут саен кабатлау безгә тәртипле, тыңлаучан, өйне чиста-пөхтәлектә генә тотучы бала тәрбияләргә ярдәм итәчәк-итүен. Тик аның тормыш алып барырга сәләтсез булып үсүе безгә кирәкме?

Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев